Хезмәт

Балтач районы

16+
Алар Җиңү яулады

Батыр йөрәкле хатын-кыз

1943 елның июль ае: Разиялар подразделениесе командование приказын үтәп, полктан 200 км га артта кала

Күпме еллар үтсә дә онытылмас, халык хәтереннән мәңге җуелмас ул Бөек Ватан Сугышы еллары. Күпме кайгы-хәсрәт, йокысыз төннәр, өчпочмаклы солдат хатлары, ялгыз аналар, тол хатыннар, ятим балалар күз яшенә төрелгән еллар ул!

Җиңү көнен якынайту өчен, үзләренең гомерләрен корбан иткән — мәңгелеккә чит җирләрдә башын салган батырларның үлемсез исемнәре дә ул! Тылда калганнарның фидакарь хезмәте, Җиңү яулап алып кайткан батырларның мәңгелек даны да ул! Кулларына корал алып, ирләр белән бер рәткә басып, илебез тынычлыгы хакына тиңсез батырлыклар күрсәткән меңәрләгән хатын-кызларның язмышы да әле ул! 

Җиңү килде югалтулар аша,
Күз яшьләре белән юылып.
Ул чакларның моңсу хатирәсе
Хәтерләрдә калды уелып...

Ятим балаларның күз яшьләре,
Тол хатыннар ачысы бар анда...
Күпме асыл ирләр, илне саклап,
Ятып калды читтә — яу кырында.

Япь-яшь кызлар китте, күлмәкләрен
Солдат шинеленә алыштырып...
Ирләр белән алгы сафка басып, 
Дошман белән алар «бил алышты»...

Кемдер кайтты, кемдер кайталмады: 
Башын салды чит ил туфрагына...
КҮПМЕ ЯЗМЫШ ачысы бар анда —
Көттереп килгән Җиңү таңнарында!

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алган көннәрдә язылган бу язма шундый батыр йөрәкле хатын-кызларның берсе — авылдашыбыз, фронтовик укытучы Хәкимова Разия Хәкимҗан кызы турында. 

Разия апа 1923 елның 10 мартында Татарстан Республикасының Балтач районы Иске Салавыч авылында туа. Яңгул урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1 ел район Мәгариф бүлегендә эшли. 1942 елның 22 июлендә, Разия апа, ил кичергән җәфаларга түзә алмыйча, үз теләге белән сугышка баруы турында теләк белдерә.

«Озын толымлы чэчләремне кисеп, Рашида апама истәлегем итеп сакла, дип биреп калдырдым», дип искә ала торган була ул чакларны.

19 яшь... Яшьлекнең иң гүзәл чагы. Шул гүзәл чагын Разия апа яу кырында үткәрә. Күрәсең, аның өчен ил язмышы уз язмышыннан да кадерлерәк булган. Югыйсә, ул үзе теләп, дошман явына кермәс иде... 

Өстенә кече сержант погоннары гимнастеркасын кигән яшь кыз... Кул җиңендә – кызыл ромба һәм регулировщиклар билгесе, ә кулларында- кечкенә генә флажоклар. Әй, мәрхәмәтсез да соң бу сугыш дигәннәре!.. Ике ел ярым сугышның алгы сызыгында булганнан соң, регулировщиклар курсын тәмамлап, фронт сафларында безнекеләрнең машина һәм танкларын тәртипләп тора.

1943 елның июль ае. Разиялар подразделениесе командование приказын үтәп, полктан 200 км га артта кала. Аларның полкы ул вакыт Минск шәһәрендә була. Шулчак Минск шәһәреннән көнчыгыштарак немецларның юлны өзгәнлекләре беленә. Разведкага җибәрелгән ике кеше менә инде бишенче көнен кайтмыйлар да, кайтмыйлар...

Ерак юл... Йокысыз төннәр..Ә курку белмәс Разия алга бара...Үзенең кесәсендә пакет. Ә алда — немецлар. Разия автоматын кыскан килеш һаман алга атлый. Як-якта пулялар оча, туплар шартлый. Артка чигенергәме яки алга атларгамы? Пакетны ни эшләтергә?

Шушы сораулар тынгы бирми яшь Разияга. Юк, ничек тә пакетны командирга илтеп бирергә кирәк. Югыйсә, үзебезнекеләрне авыр хәлдә калдыру килешмәс. Разыя апа, ничек итсә итә, әмма пакетны штабка илтеп тапшыра һәм кире үз подразделениесенә әйләнеп кайта.

Сугышта чакта еш кына туган авылын, якыннарын, пионер вакытын, ә барыннан да бигрәк, сабый чагы үткән Шушма елгасы буйларын сагына. Сагынуга дәваны ул туган авылыннан килгән хат-хәбәрләрдән таба. Соңыннан үзе сөйләвенчә, туганлык һәм дуслыкның чын кадерен нәкъ менә яу кырында аңлый ул. Булачак тормыш иптәше Гарипов Гарәфетдин белән дә очраша әле яу кырында Разия апа. Ике-өч көннән аларның юллары аерыла.

Бөек Ватан сугышында булу дәверендә Разия апа Балтыйк буен, Белоруссияне, Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә; Польша, Германия җирләрендә барган сугышларда һәм, ниһаять, Берлинны штурмлау операциясендә катнаша. 

Разия апа сугыштан, өлкән сержант булып, 1945 елның августында кайта. Туган илебезне дошманнардан азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен, «Отличный дорожник» значогы, 4 тапкыр Сталинның «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнә. «Сугышчан батырлыклары өчен» , «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Берлинны алган өчен», «Жуков» медальләренә лаек була. СССР Югары Советы Президиумының 1945  елдан соң чыгарылган указлары нигезендә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңүен билгеләп үтү өчен» бирелә торган барлык медальләр белән бүләкләнә. 1985 елда II дәрәҗәдәге «Ватан сугышы» орденына лаек була.

1945-1948 елларда туган авылы мәктәбендә укыта.  Разия апаның 1948 елдан соңгы тормышы Яңгул авылы белән бәйләнгән. Ул укытучы егет, үзе кебек үк сугыш юлы узган Гарипов Гарәфетдин Гариф улына кияүгә чыга, читтән торып Казан педагогия училищесын тәмамлый.

Ире белән 7 бала үстерәләр алар. 7 баланың 6 сына югары белем бирәләр. Балалары һәркайсы тормышта үз урыннарын табып, илгә игелекле кешеләр булып гомер кичергәннәр, кичерәләр. Иң өлкән уллары Марат — хәрби очучы, Рашит —-төзүче-инженер, кызлары Марзия — төрле өлкәләрдә эшләгән. 3 балалары: Алмазия, Рәмзия, Рифкать, әти-әниләре юлыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлаганнар. Ә төпчек уллары Ринат һөнәре буенча агроном. Ул туган нигезне саклап, гаиләсе белән авылда яши. Бүгенге көндә оныклары да, әби- бабайлары юлыннан китеп, укытучы һөнәрен дәвам итәләр. 

Разия апа 1959 елда I дәрәҗә, 1960 нчы елда II дәрәҗә «Ана даны» медальләре белән бүләкләнә. III дәрәҗә «Ана Даны» орденына да лаек була ул.

Разия Хәким кызы 1948 елдан башлап, 1973 елда лаеклы ялга киткәнче, Яңгул урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Мәктәптә эшләү дәверендә ул үзенең тырышлыгы, төгәллеге, максатчанлыгы белән хезмәттәшләре, әти-әниләр, укучылары тарафыннан хөрмәт казана. Укучыларга белем бирү белән беррәттән иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни эшчәнлектә дә бик актив катнаша: политик компанияләр вакытында авыл халкы арасында аңлату эшләре алып бара, «Яңа тормыш» күмәк хуҗалыгының язгы, көзге басу эшләре вакытында кыр станында агитатор булып эшли.

1973 елда, 35 ел эшләп лаеклы ялга чыкканнан соң, күпъеллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә. 

Разия апа төп йортта, кече улы Ренат, килене Лилия, оныклары Алия, Гөлия белән яшәде. Ир югалту хәсрәтен, улы Рашитны, кызы Марзияны югалту ачысын да татыган ак яулыклы, ак күңелле әби 2017 елның 13 гыйнварында вафат булды. Сабырлыгы, иплелеге белән укучылары, якыннары күңеленә кереп калган, исеме тарих битләренә зур хәрефләр белән язылырлык батыр йөрәкле хатын- кыз булып гомер кичергән кеше ул Разия апа!

Ленина Шәфигуллина,

Яңгул авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев