Хезмәт

Балтач районы

16+
Алар Җиңү яулады

«Батырлыгың өчен бу калкулыкка синең исемеңне бирергә була»

Бөек Ватан сугышы ветераны Нәсыйх Хәтимов көндәлегеннән.

Сугыш, фронттан авылларга әледән-әле килеп торучы кайгы хатлары, ул вакыттагы сугыш кырындагы һәм тылдагы авырлыклар... Бу куркыныч сүзләр, бу куркыныч хәлләр инде санаулы гына калган Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары күңелендә нинди тойгылар уятадыр, әйтүе кыен шикелле безгә бүген. Безнең буын кешеләре әле ул ветераннарны үз күзе белән күреп калган, аларның шул вакытлар турында саран гына сөйләштереп алганнарын ишеткән кешеләр. Ул чор кешеләрен күреп тә белмәгән, алар белән аралашкан кешеләр сүзләреннән һәм телевизор экраннарыннан да сирәк күрсәтелүче сугыш чоры фильмнарыннан гына ул вакытларның вәзгыятен күпмедер күз алдына китерүче бүгенге яшь буынны сугыш юлларын башыннан ахырынача узып, аның барлык авырлыкларын кичергән, сугыштагы батырлыклары өчен күп орден-медальләр белән бүләкләнгән авылдашыбыз, Бөрбаш Сәрдегәне авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Нәсыйх абый Хәтимовның сугыш истәлекләре көндәле-гендәге мәгълүматлар белән таныштыру Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршыларга әзерләнгән бу көннәрдә бик урынлы булыр дип уйлыйм. 

Нәсыйх абый Хәтимовның бу истәлек көндәлеге булуы миңа — шушы Сәрдегән кешесе Мәгъфүр Мифтаховка, үзебезнең Сәрдегән авылы тарихы турында материаллар җыеп йөргән вакытта инде күптән мәрхүм ветеранның төп нигезендә яшәүче улы, үзе дә андый афәтләрне башыннан кичергән, медальләр белән бүләк-ләнгән Әфган сугышы ветераны Рәфыйк Нәсыйх улы янына кергәч билгеле булды. Шундый ядкарьне кадерләп саклаганы өчен Рәфыйкка рәхмәтемне белдереп, аның рөхсәте белән бу язмаларны бераз тәртипкә китереп, төзәткәләп, анда язылган вакыйгаларның хронологиясен саклап, бу истәлекләрне райо-ныбызның киң катлау укучыларына тәкъдим итәргә булдым. 

Нәсыйх Хәтимовның сугыш еллары турындагы истәлекләреннән

1935 елда авылдашыбыз Габбәс абзый Шаһиев белән Кукмарада юл салучы ташчыларны өйрәтү курсларында укып кайтып, үзебезнең авыл кешеләре белән Шәмәрдән юлына таш түшәү буенча безгә бирелгән участокны эшләп бетергәч, икенче авылдашыбыз Шәмси (Шәмсемөхәммәт) Зәкиев белән икебезне Кукмарадагы механизаторлар курсына укырга җибәрделәр. Аны уңышлы тәмамлап, механизатор таныклыклары алдык һәм берәр айдан, 1936 елның көзендә авылга беренче трактор алып кайттык, шушы тимер тәгәрмәчле Фордзон-Путиловец тракторын 1937 елның язында кырга алып чыгып, туфракта трактор белән беренче буразналарны без сыздык. 1937 елдан 1940 елга кадәр дүрт ел тракторда эшләгәч, хәрби хезмәткә китеп бардым.

Хәрби хезмәттә ерак төньякта булдым, Кола ярымутравында. Шулай тау-таш арасында хәрби аэродром кору эшләре барган вакытта, беркөнне вакытыннан иртә «Тревога» сигналы белән «Подъем!» командасы булды. Тиз генә киенеп тезелгәндә, ишектән частьнең политругы килеп кереп, безгә хәбәр җиткерде: 

— Иптәшләр! Куркыныч хәбәр бар — Герман безгә каршы сугыш башлаган. Иртә таңнан безнең шәһәрләрне бомбага тоталар, — дип. Бу — 1941 елның 22 июнь көне, иртәнге сәгать 5 иде. Политрук сөйләп тә бетермәде, безнең өскә дошман самолетлары килеп чыгып, пулеметларыннан ата да башладылар. Дошманнар пулясыннан безнең палаткадагы бер солдат үлгән, өчесе яраланган иделәр. 

Шул көннән башлап безнең солдат тормышы үлем белән янәшә михнәтле газап чигүгә әйләнде. Сәгать саен тревога, нимес самолетлары әледән-әле килеп бомбага тота. Шулай ут астында булса да, аэродромны тизрәк җитештерергә кирәк дип эшләнде.

Сугышка солдат күп кирәк — озак үтми, эшелонга төяп, безне дә фронтка озаттылар. Вагонда барганда булса да бераз сугыш кораллары белән эш итәргә өйрәттеләр. Шулай фронт сызыгына барып җиттек. Ул сугыш башындагы кыенлыклар, өметсезлек... Әле дә истән китми ул вакытлар, күңел белән уйларга куркыныч. Дошманны өскә җибәрмәскә оборона тотасың. Берничә көн үтәме, чолганышта каласың. Аннан котылу чарасына керешәсең. Андый чакта ул вакытта инде бернинди тәртип юк, урман арасында адым саен сине үлем сагалый, агачларга менеп яшеренгән фин снайперлары ата, аларны шуңа «кукушка» дип атыйлар иде. Берсендә юлыбызны каплый торган берничә "кукушка«ны атып төшердек. Арадан берсе хәтердән китми. Агач башыннан безгә ата, ә үзенә тидереп булмады. Аны чолгап алып, төшәргә куштык. Атмаска кушып, бирелергә агачтан төшә башлады. Төшеп җитәргә берничә метр калгач, тукталып, безгә карангалап алды да, каяндыр пычак тартып чыгарып, безнең яндагы бер офицерның йөзенә үк пычагын атып кадады. Бу хәл аның үлеме белән тәмамланды. Карасак, үзе япь-яшь кенә хатын-кыз булып чыкты. Иленә бирелгәнлек бит бу, менә ничек кирәк икән сугышта, дип, хәйран калып, бер-беребезгә карашып тордык ул вакытта.

Шулай бер чолганыштан чыгарга йөри торгач, уң аяк яраланды. Мылтыкка таянып, янтаеп йөрүгә калдым. Күп иптәшләребезне югалттык, патроннар, гранаталар бетте, дошманнар белән очрашып, бәрелешләр була торгач. Берсендә безне урап алып, корал ташлап, бирелергә кушалар. Шул вакытта янәшәдә ылыс өеме күреп алып, мин шуның астына шуышып кердем. Ылыслар асты чокырлы, анда тулы су иде. Шунда яшеренеп ятам, янәшәдә генә дошман солдатлары йөри. Безнең исән калган утызлап солдатны пленга алдылар, мин ялгызым шул сулы чокырда качып калдым. Алар китеп күздән югалгач, үрмәләп чыктым, бөтен җирдән шарлап су ага. Уйлап торырга вакыт юк, киттем чама белән бер уңайга. Бара торгач, үзебезнекеләрдән бер иптәш табылды. Ул да минем шикелле ничектер качып калган булып чыкты. Шактый өлкән яшьтәге кеше иде, бик ярдәмчел булды ул. Бу 1941 елның октябрь айлары иде. Көн аязып, салкынайтты, минем юеш киемнәрем өстемдә шакыраеп катты. Карелия сазлыкларын шулай ерып йөри торгач, бер төнне еракта учак уты күреп алып, сагаеп кына шул якка барып, зур кыенлыклар белән үз ягыбызга чыктык. 

Анда йөргәндә бар ашаганыбыз брусника дигән җиләк булды. Еллар узу белән инде күп маҗаралар онытылган. Шушы вакытта сугышта беренче мәртәбә сәламәтлек җәберләнде. Безне госпитальгә озаттылар. Вагонда барганда әллә ничә тәүлек йокладык. Баш очына ашаулар куеп уяталар да, ашап, тагын йок-лап китәбез. Шуның кадәр алҗыган, хәлсезләнгән булганбыз. 

Госпитальгә барып җит-тек, ул Архангельск өлкә-сенең Плецеск дигән урынында икән. Госпитальгә кергәндә, минем инде бар җирдән бәрәңге кабыгы әрчегәндәге шикелле тиреләр куба башлады. Аяк бармакларыннан итләре белән үк кубып төште. Икенче степень обморожение диделәр. Аягыңны кисми булмый, сөягенә китә башлаган, диләр. Мин ризалык бирмим, бар әгъзаларым үземдә килеш җылы бүлмәдә ятып үлүне яхшырак, дип уйлап. Шулай да аякны кистерәсе калган, дип үкенгән көннәр күп булды. Бик каты сызлады һәм ул сызлаулары әле дә бетеп җитмәде. 

Госпитальдә ике ай дәвалангач, Архангельскига запастагы полкка озаттылар. Анда 1942 елның 50-60 градуслы салкыннарда өйрәнүләрдә Ак диңгез өсте бозын да шактый таптадык. Бераздан яңадан Карелия фронтына җибәрделәр. Без урнашкан участокта үзебезгә уңайлы позиция алу өчен дошманны Аталамба авылыннан бәреп чыгарырга кирәк иде. 1942 елның 8-15 февраль көннәрендә атна буе һөҗүм арты һөҗүм оештырып, безнең часть 10-15 чакрым алга китте. Фронт сызыгы таркалды, оборона тотарга бик авырга калды, өстәмә көчләр юк. Кардан өйгән шалаш сыман нәрсәләрдә төн чыгабыз, 50шәр градуслы суыклар тора. Дошман бик басымчак итә, төнлә килеп посттагы солдатларны урлый. Солдатка ял юк бит, йоклап та киткәннәрдер инде.

1942 елның язы. Мине дивизия торган урынга снайперлар курсына җибәрделәр. Анда ай ярым укыдык, өйрәндек. Фронтка киттек. Сугыш кайда — снайпер шунда, снайпер кайда — сугыш шунда.

1942 елның сентябрь ае. Безгә алда дошман урнашкан бер калкулыкны алу бурычы куелды. Картада 160нчы биеклек дип тора иде ул. Бу бик әһәмиятле биеклек иде. Дошман шуннан безнең гаскәрләрне күзәтеп тора, безнең тылдан килүче уннарча чак-рым юлларны да. Шуннан безнең өскә миналар, снарядлар, шрапнель яудырып тора. 15 сентябрьдә каты һөҗүм башлап, дошманны ул калкулыктан ансат кына куып чыгардык. Ә соңыннан инде булды тамашалар! Дошман инде без торган бу калкулыкка снарядлар яудыра башлый да, контратака ясый. Шулай кабат-кабат контракаларның сигезенчесендәме миңа якын ук килеп, дошманнар ташланды. Штыкны алга сузып аларга каршы торам, үләсе килми бит! Шулчак ярдәмгә берничә иптәш белән рота командиры Коновалов килеп җитте. Минем сул кулым яраланганны күреп алып, ул миңа артка чигенергә кушты, ә үзе калган солдатлар белән биеклекне дошманнардан саклый калды. Мин инде санчастька барып җитеп, анда бер сәгать чамасы утыргачмы икән, аягы белән авыр яралы командирыбызны да санчастька китерделәр. Аның ярасын бәйләп бетергәч, хәлен белергә янына килдем. Шунда ул миңа рәхмәтен белдерде һәм — «Калкулыкны саклагандагы батырлыгың өчен бу калкулыкка синең исемеңне бирергә була инде Хатимов, молодец!», — дип мине мактап та куйды. 

Яралы командирыбызны ат белән тылдагы госпитальгә озаттылар. Шул аерылудан мин аны башка күрмәдем. Бу минем өчен бик зур югалту булды, командирыбыз Коновалов бик әйбәт, гадел кеше иде. Аны күп кан югалтудан үлгән дип тә сөйләделәр. Кем белә, сугышта андыйлар да күп була иде шул. 

Мәгъфүр Мифтахов,
Бөрбаш Сәрдегәне авылы

(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 80 еллыгы