Хезмәт

Балтач районы

16+
Алар Җиңү яулады

СОЛДАТ ОРДЕНЫ

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан районыбыздан «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбызны барлауны дәвам итәбез:

ГАЛИМҖАНОВ ӘБҮБӘКЕР ГАЛИМҖАН УЛЫ
Икенче һәм Өченче дәрәжә «Дан» ордены кавалеры

1912 елның 31 октябрендә Кариле авылында туган. Башлангыч белемне Кариле мәктәбендә ала. Балачактан авылда крестьян хезмәтендә чыныгып үсә. 1932-1934 елларда эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларында хезмәт итә. Ә. Галимҗанов армиягә кадәр үк колхозга кайткан иң беренче техник җайланмаларда, машиналарда эшли. Хәрби хезмәтен тутыргач та туган авылына кайтып, техника тирәсендә эшли. 1941 елның башында аны Биектау районының Усад авылындагы механизаторлар хәзерләү курсларына укырга җибәрәләр. Бөек Ватан сугышы башлангач та авыл өчен алыштыргысыз кадр буларак аңа бронь бирәләр. Тик язмыш башкача хөкем итә — 1942 елда кайдандыр авылына кайтып барганда, поезддан төшереп, аны берничә иптәше белән фронтка озаталар. Ул иң авырлардан берсе булган каһәрле Волхов фронтына эләгә, укчы полкта наводчик булып, авыр, озакка сузылган позицион сугышларда катнаша. Соңыннан Балтыйк буе республикаларын, Польшаны фашистлардан азат итешә.

Сугыш юлларында күрсәткән батырлыклары өчен Ә. Галимҗанов Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Икенче һәм Өченче дәрәҗә «Дан» орденнары, «Батырлык өчен» һәм башка күп сугышчан медальләр белән бүләкләнә.
Тыныч хезмәткә кайткач Ә.Г. Галимҗанов Балтач МТСында трактор бригадасы бригадиры, Тимирязев исемендәге колхозда тракторчы булып эшләде.

Вафаты — 1992 елның октябрь аенда.

НУРИЕВ СӨНГАТУЛЛА НУРИ УЛЫ
Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры

1915 елда Курамьял авылында туган. Туган авылларында колхоз оешкач аларның гаиләсе берен-челәрдән булып колхозга керә. Сөнгатулланың үсмер һәм яшьлек чоры менә шушы колхозда эшләп уза. 1940 елда С. Нуриев Кызыл Армия сафларына алына. Беренче көннәреннән алып, пехотачы буларак Бөек Ватан сугышы фронтларында була. Ул Икенче Украина, Беренче һәм Икенче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында сугыша, күп батырлык үрнәкләре күрсәтә. Шушы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә «Дан» орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә. С. Нуриев берничә тапкыр авыр яралана, савыгып кабат алгы сафка кайта.

Сугыштан соң батыр солдат туган авылында — «Активист» колхозының бригадиры, ферма мөдире булып эшли.

Ветеран 1988 елның 16 октябрендә балалары янына кунакка баргач, Чиләбе өлкәсендә кинәт вафат була, шунда җирләнә. 

ПЕТРОВ АЛЕКСАНДР ПАВЛОВИЧ

Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры

Түбән Ушма авылында 1923 елда туган. Кече Лызи мәктәбендә белем ала. Колхоз производствосында эшләп хезмәт юлын башлый. 1942 елның жәендә армия сафларына алына. Махсус хәзерлек үткәннән соң, үзйөрешле артиллерия установкасының (САУ) шоферы була, өлкән сержант. Күп авыр сугышларда катнаша, берничә мәртәбә яралана. Аңа туган җиребезне, Балтыйк буе республикаларын, Чехословакияне, Польшаны фашист илбасарларыннан азат итеп, озын, авыр сугыш юлы үтәргә туры килә. Тантаналы Җиңү көнен Берлинның үзендә каршылый. Аңа әле җиңүдән соң да армия сафларында озак хезмәт итәргә туры килә — 1947 елның мартында гына кайта ул сагындырган туган авылына.

Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә «Дан» орденнары, «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре, Югары Башкомандующийның күпсанлы рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Сугыштан соң А. П. Петров озак еллар Ленин исемендәге колхозда тыйнак кына, гади генә эшләрдә эшләде.

САБИРОВ ИСРАФИЛ САБИР УЛЫ
Икенче һәм Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры

1926 елның 15 гыйнварында Балтач авылында туган. Балтач урта мәктәбендә укып, җиде сыйныф белем алган. Хезмәт юлын "Заготскот«та көтүче булып башлый.

1943 елда хәрби хезмәткә алына, начар исеме чыккан Суслонгерда дүрт ай хәрби хәзерлек үтә һәм фронтка озатыла. Смоленск шәһәрен азат итү сугышларында беренче хәрби чыныгу ала. Ленинград блокадасын өзү өчен барган авыр сугышларда катнаша. Польша жирләрен азат итешә. Сугыш юлын Берлинны алучылар сафларында тәмамлый. Әмма туган ягына бары тик 1950 елда гына кайта — аңа солдат хезмәтен дәвам итәргә туры килә. Висла елгасын кичкәндәге батырлыклары өчен Өченче дәрәҗә, Эльба елгасын кичү өчен Икенче дәрәҗә «Дан» орденнары белән бүләкләнә. Аның күкрәгендә шулай ук Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены. «Батырлык өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен» һ.б. күп медальләр балкый.

Тыныч хезмәткә кайткач, озак еллар Ленин исемендәге колхозда, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшләде.

САФИУЛЛИН ГАБДЕЛХАК САФИУЛЛА УЛЫ
Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры

1924 елның 7 сентяб-рендә Яңгул авылында туган. 1939 елда Яңгул урта мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлый һәм «Яңа тормыш» колхозында эшли башлый. 1942 елның августында хәрби хезмәткә алына, Бөек Ватан сугышының ахырына кадәр фронтта була. Беренче, Икенче, Өченче Белоруссия, Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында сугыша, биш мәртәбә яралана. Сугышны Литва җирендә тәмамлый. Туган авылына 1945 елның ахырында кайта.

Сугышчан батырлыклары өчен Өченче дәрәҗә Сугышчан «Дан», Кызыл Йолдыз, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.

Г. С. Сафиуллин 1987 елга кадәр «Яңа тормыш» колхозында төрле җаваплы эшләрдә эшләде.

Ветеран Яңгул авылында яшәп, 2001 елның 11 ноябрендә вафат булды.

САФИУЛЛИН ХӨРМӘТУЛЛА САФИУЛЛА УЛЫ
Икенче һәм Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры

1913 елда Түнтәр авылында туган. Шушында җиде сыйныф белем алган. Колхозда эшли, соңрак бригадир булып билгеләнә.

1936 елда эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына алына. 1938 елдан Коми Республикасында эчке эшләр гаскәрләрендә хезмәт итә. Шушыннан ул хезмәт иткән часть Бөек Ватан сугышына җибәрелә. Сугышның башыннан ахырынача алгы сафта була. Укчы X. Сафиуллин берничә мәртәбә яралана. Дошманга каршы кыю сугыша ул. Солдат батырлыгының иң ышанычлы дәлиле булган «Дан» орденының Өченче һәм Икенче дәрәҗәләре белән, күпсанлы медальләр, шул исәптән «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 1985 елда болар өстенә беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены өстәлә.

Сугыштан соң кабат Коми АССРга килә һәм Вод-ный поселогында төпләнә, шундагы электромеханика заводында эшли. Тыныч хезмәттә бүләкнең тагын да югарырагына — Ленин орденына лаек була.

Якташыбыз язмыш әмере белән үзе сайлап тапкан Водный поселогында 1986 елда вафат була, шунда җирләнә.

СӨЛӘЙМАНОВ ШӘҮКӘТ ГАЛИ УЛЫ
Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры

1922 елның 10 июлендә Кариле авылында туган. Соснада җиде сыйныф белем алганнан соң, бер ел Балтач урта мәктәбендә укый. Бераз колхозда эшли һәм Казан шәһәренә китә. Монда ул дары җитештерү заводында эшли. Шушыннан 1941 елда Бөек Ватан сугышына китә.

Ш. Сөләймановның сугыш юлы авыр һәм үтә фаҗигале. Сугыш чыныгуын ул Сталинград янында ала. 1942 елда авыр бәрелеш вакытында каты яралана һәм әсирлеккә төшә. Аңа 1944 елның башына кадәр әсирлек ачысын татырга туры килә. Берничә иптәше белән 1944 елның гыйнваренда качып, үз гаскәрләребез янына чыга. Күпсанлы тикшерүләр үтәргә насыйп була аңа. Аннан соң бер ай штраф ротасында сугыша. Үзенең батыр һәм илгә туг-ры солдат икәнен раслагач кына, аны Беренче Украина фронтына миномет частьларына билгелиләр. Тиздән ул кабат яралана. Савыгып чыкканнан соң, Дүртенче Украина фронты составында сугыша. Җиңү көнен Прага шәһәрендә каршылый.

Аның батырлыклары Икенче дәрәжә Ватан сугышы. Өченче дәрәжә «Дан» орденнары, «Батырлык өчен» һ.б. күп медальләр белән бәяләнә.

Сугыштан соң Ш. Сөләйманов туган авылында колхозда эшли. Үрнәктәге һөнәр училищесында укып, механизатор һөнәре ала, МТС комбайнчысы буларак районыбыз колхозлары кырларында биш ел игеннәрне урып-җыя. Аннан соң Тимирязев исемендәге колхозда бригадир булып эшли. Лаеклы ялга «Сельхозтехника» берләшмәсеннән чыга.

(Язмадагы барлык мәгълүматлар һәм фотолар Гарифҗан Мөхәммәтшин тарафыннан төзелгән Балтач энциклопедиясеннән алынды. Бу китапка ниндидер сәбәпләр аркасында «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбыз кермичә калган булырга мөмкин, зинһар бу турыда редакциягә җиткерүегезне сорыйбыз.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 80 еллыгы