Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Икеайлык башланды. Штрафка тартылган райондашлар да бар

Районыбызга килгән белгечләр юл кырыендагы табигатькә зыян китерә торган тәгәрмәч һәм басуда яткан полиэтиленнарга да игътибар иттеләр

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе юл буе полосаларыннан файдалануның билгеләнгән тәртибен үтәүне тәэмин итү буенча Казан шәһәреннән белгечләр һәм Арчаның Төньяк территориаль идарәсеннән эколог Зөһрә Гыйльметдинова чисталык икеайлыгы кысаларында районыбызга килгәннәр иде.

Алар «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева белән киңәшләшкәннән соң районыбыздагы карьерларга керү юлларын, алар янында тиешле юл билгеләре булуны тикшерүне максат итеп алдылар.

Шулай ук алар карьердан чыга торган юлдан төп юлга пычраклар чыгу-чыкмауны да күзәтте. Чепья, Түнтәр, Арбаш карьерларына керә торган юлларны тикшергәннән соң белгечләр барлык таләпләрнең дә саклануын әйттеләр.

Районыбызга килгән белгечләр юл кырыендагы табигатькә зыян китерә торган тәгәрмәч һәм басуда яткан полиэтиленнарга да игътибар иттеләр. Бу җирләргә хуҗа булган кешеләр закон нигезендә җаваплылыкка да тартылачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология