Нурия Лотфуллина үз тормышы, хезмәте белән һәрвакыт үрнәк булды
1978 елдан башлап, лаеклы ялга чыкканчы Нурия Габдулловна училищеда химия, биология дәресләре укытты, группа җитәкчесе булып эшләде
Ел артыннан барган еллар яңа вакыйгалар, яңа батырлар, үз-үзләрен аямыйча кешеләргә ярдәм итәргә омтылган геройлар, үз хезмәте белән дан тоткан кешеләр белән тарих битләренә уела. Күп кенә һөнәрләр юкка чыга, яңалары барлыкка килә. Ләкин беркайчан да югалмый торган һөнәрләр – тәрбиячеләр, укытучылар, табиблар, хәрбиләр бар.
Әлеге язмамда мин сезне үз һөнәренең чын остасы белән таныштырырга телим. Бергә эшләү дәверендә мин аңардан бик күп сыйфатларга өйрәндем – сабырлык, эшеңә бирелгәнлек, төгәллек, башлаган эшне ахырынача җиткереп эшләү, хатын-кыз буларак пөхтәлеккә дә, төгәллеккә дә, тормыш авырлыкларын җиңә белергә дә, итагатьлелеккә дә.
Сүзем Татарстанның атказанган укытучысы Нурия Габдулла кызы Лотфуллина турында. Сикәлтәле дә, матур да тормыш юлы үткән бу ханым 1945 елның 9 май көнендә Шеңшеңәр авылында дөньяга аваз салган. Гаиләгә икеләтә шатлык алып килгән кыз балага Нурия дип исем биргәннәр.
Нурия – нурга ия, нур бирүче. Ул чыннан да шундый булды: үз тирәсендә яшәүче, үзе белән эшләүче кешеләргә күңел җылысын, нурлы йөзен, тәмле телен кызганмады. Бүгенге көндә Нурия апа гаиләсе белән Норма авылында яши. Язмыш аны шушы авылга алып килгән.
1978 елда Норма авылының иске мәктәп бинасында 30нчы номерлы һөнәри-техник училище ачыла. Шушы училищега Лотфуллиннар гаиләсе дә эшкә килә. Әйткәнемчә, Нурия апаның тормыш юлы матур да, гыйбрәтле дә. Мәктәпне тәмамлагач, ул читтән торып педагогия институтына укырга керә. Шеңшеңәр мәктәбендә башлангыч классларда укыта башлый. Әби тәрбиясендә үсеп, йомшак телле, итагатьле, тырыш булган кыз тиз арада коллективның, балаларның һәм аларның әти-әниләренең ихтирамын яулый. Үз хезмәтен яратып, бөтен күңелен биреп эшли, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, балалар белән концертлар оештыра. Үзе дә сәхнәдә таныла. Балалар да аны яраталар, хөрмәт итәләр. Бүгенге көндә дә укучылары аны хөрмәт белән искә алалар.
Актив, чибәр кызны агроном егет Җәвит тиз күреп ала. 1965 елда алар гаилә коралар. Әйтергә генә җиңел: 60 ел эчендә аларга күпме сөенечле көннәр, күпме авырлыклар аша үтәргә туры килмәгәндер?! Җәвит абый җитәкче урыннарда эшләгән кеше, быел ул 85 яшен тутыра. Җитәкче кешенең борчулары да, ачулары да, мәшәкатьләре дә өйгә кайта.Шуларның барысын да кичерү, кабул итү өчен күпме көч, сабырлык кирәк. Шулар өстенә, читтән торып уку, балалар үстерү, җәмәгать эшләре. Бары тик сабыр, ачык күңелле кеше генә барысына түзә ала. Нурия апа бүгенге яшь ханымнарга үрнәк итеп куярлык хатын-кыз. 60 ел бергә иңгә-иң куеп яшәү, бер-береңә терәк була белү – бик зур хезмәт. Бу хезмәтне үти алу – зур җиңү. Лотфуллиннар гаиләсе шулай бер-берсен аңлап, өйдә дә, хезмәттә дә бер-берсенә ярдәм итеп яшәделәр. Бүгенге көндә алар бик бәхетле: 2 улларына да югары белем алырга булыштылар. Җәүдәт белән Линар гаилә корып, матур гына яшиләр, эшлиләр, балалар үстерделәр. Әти-әниләренең ярдәмен тоеп, үзләре дә аларга булышып яшиләр.
1978 елдан башлап, лаеклы ялга чыкканчы Нурия Габдулловна училищеда химия, биология дәресләре укытты, группа җитәкчесе булып эшләде. Районның төрле мәктәпләреннән килгән яшүсмер егетләргә тәрбия бирү өчен бөтен көчен куя ул. Тормышта үз урыннарын тапкан укучылары аңа бүгенге көндә дә рәхмәтле. Соңгы елларда укыту бүлеге мөдире булып эшләгәндә, ул яшь укытучы, мастерларга нык ярдәм итте, хезмәтен коллектив белән уртак тел табып, матур итеп башкарды.
Бүгенге катлаулы чорда без укучыларыбыз белән горурланабыз. Махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларның күпчелеге безнең чыгарылыш укучылары. Дөньяда барган вәзгыятьне аңлап, үз бурычларын җиренә җиткереп хезмәт итә икән, без биргән тәрбия – дөрес, без күрсәткән юл туры булган дияргә нигез бар. Нурия Габдулловнаның да бу өлкәдә өлеше зур. Ул үз тормышы, хезмәте белән һәрвакыт үрнәк булды.
Гүзәл Низамова,
Норма авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев