Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Җәйге голубцы

Кызыл чөгендер белән ясалган тулма эчлеге гадәти голубцыга әзерләнгән кебек үк

Без кечкенә чакта әни кызыл чөгендер яфрагыннан, бер казан тутырып, вак итеп ясалган тулма — голубцылар пешерә иде. Аны әзерләү һәм ясау, кәбестә белән төрүгә караганда, күпкә уңайлы һәм тизрәк була.

Кызыл чөгендер белән ясалган тулма эчлеге гадәти голубцыга әзерләнгән кебек үк, ягъни фарш, дөге, суган, тоз-борыч, кишер дә кырып салырга мөмкин.

Чөгендер яфрагын салкынча суда юабыз, калын өлешен бераз кисәбез яки уклау ярдәмендә йомшартабыз. Яфракларның өстенә кайнар су коябыз һәм тиз генә алабыз, юкса артык йомшарачаклар. Кайнар суда тоту урынына бераз микродулкынлы мичкә куеп алу да җитә. Шушы әзер чөгендер яфракларына эчлек салып, вак голубцылар ясыйбыз.

Калын төпле казан яки тирән табага май салабыз, шунда күп итеп кишер, суган кыздырабыз һәм өстенә әзер голубцыларны катлап тезәбез. Күмелгәнче су салабыз да, пешерергә куябыз.

Пешкән голубцыларны кайнар килеш яшел тәмләткечләр сибеп, каймак яки майонез белән бирәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!


Индира СӘЙФУЛЛИНА.

Чыганак: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә