Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Ананаслы пирог рецепты

Әлеге пирог нык тәмле килеп чыга

Кирәк булачак:

2 йомырка, 3 аш кашыгы шикәр комы, 100 г май, 125 г сыек йогурт, 4 аш кашыгы он, 1,5 бал кашыгы разрыхлитель, лимон.
50 г май, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы лимон суы, консервланган ананаслар.
Пешерү тәртибе:

Йомырка белән шикәр комын кушып, яхшылап болгатабыз.
Май салып, тагын бер кат массаны бутыйбыз.
Йогурт, бераз уылган лимон кабыгы, он, разрыхлитель салып камыр басабыз.
Карамель ясыйбыз: майны эретергә куябыз , соңрак лимон суы белән шикәр комы кушабыз.
Майланган табага карамель салабыз, аның өстенә ананаслар тезәбез.
Ахырдан камыр салабыз һәм 180 градуска кадәр кызган духовкада 20 минут пешерәбез.
Пешкән пирогны матур савытка әйләндереп салабыз һәм табынга бирәбез.
Чәйләрегез тәмле булсын!

Чыганак: https://vk.com/tat_receptl

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә