Бананлы торт
Рецепт 26см.лы таба өчен.
Камыры: 5 йомырка, 6 аш кашыгы сыек май, 1стакан шикәр комы, 10 грамм разрыхлитель, 1,5-2 стакан он. Барысын бергә миксер белән болгатасы, миксер белән булмаса, күперми...
Газ мичендә 30-40 минут пешә, әзерлеген шырпы бн тикшереп карагыз, шырпы коры булса әзер, юешрәк булса әзрәк тотарга кирәк.
Бисквит суынгач икегә бүлеп ике корж ясарга.
Крем: 250 грамм сметана 20%лы, 2 аш кашыгы шикәр комы.
Кремны уртага ягасы, уртача калынлыкта туралган банан тезеп чыгасы, тагын крем һәм өстенә корж капларга. Шул килеш калса да була, мин тагын өстәмә тортның өстенә дә крем һәм банан тезәм. Банан бик тиз карала, шуңа күрә өстен яхшылап крем сылап, печенье валчыгы, угычтан чыгарылган шоколад белән бизим.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев