Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бергәләп әзерлик: миләш вареньесы

Варенье өчен миләшнең бертигез зурлыктагыларын һәм бер үк вакытта өлгергәннәрен сайлап алырга кирәк.

Миләшне, сабагыннан чистартып, салкын суда юалар һәм, тирән савытка бушатып, өстенә кайнар су салалар да 3-5 минут тоталар. Миләш изелмәскә, бәлки бераз йомшарырга гына тиеш. Аннары миләшне иләккә салып сыркыталар. Варенье өчен икенче бер савытка сироп кайнаталар. Өлгергәч, аны эмаль табактагы корытылган миләш өстенә салып болгаталар һәм, ут өстенә куеп, акрын гына кайнаталар.

Кайнаган вакытта вареньены ут өстеннән 2-3 мәртәбә алып, өстендәге күбекләрен җыярга кирәк. Күбекләре беткәч, варенье өлгергән була, аны ут өстеннән алып бераз суытырга һәм, пыяла банкаларга салып, өстен томалап, салкын урынга куярга кирәк.

1 кг миләшкә:

1,2 - 1,5 кг шикәр комы

500-600 г су

Тәмле булсын!

Тулырак: http://mamadysh-rt.ru/news/eshlekle-mles/milsh-varenesy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев