Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бик тәмле уха пешерү ысулы

Нурисә Габдуллинадан уха пешерү рецепты.

Кирәк:

  • сөмбаш (семга) балыгы сырты (4-5 кешелек гаилә өчен бер балыкныкы җитә)
  • 2 баш суган
  • 1 кызыл татлы борыч (катырылган да ярый)
  • 1 помидор (катырылган да ярый)
  • берничә бәрәңге
  • 1 аш кашыгы тары (башка ярма да ярый)
  • 10 данә борыч
  • 2-3 лавр яфрагы
  • тәменчә тоз

Әзерләү:

1. Кайнап чыккан суга ярым боҗра формасында турылган суган, лавр яфрагы, 10 данә борыч салырга;
2. 5 минут тирәсе кайнагач, озынча итеп туралган татлы борыч белән помидор өстәргә;
3. Кайнап чыгып 5 минут үтүгә, юылган балык, чамалап кына тоз салыгыз;
4. Пешкән балыкны зур тәлинкәгә алып куярга, ул суынган арада берничә бәрәңге әрчеп, саламлап турарга һәм шулпага салырга, шунда бер аш кашыгы тары өстәргә;
5. Балыкны сөяк-кылчыкларыннан аерырга һәм бәрәңге белән ярма пешеп чыккач, шулпага салырга;
6. Йомырка да өстәргә мөмкин.

Ашыгыз тәмле булсын!

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә уха балык ашы