Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Эльмира Нигъмәтҗановадан чыпчык рецепты (фото)

Чәйләрегез тәмле булсын.

Кирәк булачак:

— 3 йомырка;
— 0,5 стакан шикәр комы;
— 1 стакан сөт;
— 1/2 аш кашыгы тоз;
— 1 пачка коры чүпрә 11гр;
— 100 грамм маргарин;
— 1 аш кашыгы көнбагыш мае;
— 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель);
— 1 аш кашыгы каймак яки майонез;
— Он

Эчлек өчен: йөзем җимеше.

Эш барышы: йомырка белән шикәр комын кабартырга. Аннан башка ингредиентларны кушып камыр басарга, артык йомшак булмасын. Җылы урын куеп 1,5 сәгать кабартасы.

Камырны дүрт өлешкә бүлеп, түгәрәкләп җәябез (мин 0,5 см тирәсе юкалыкта җәйдем) һәм өчпочмак формасында кисәбез. Башына йөзем җимеше тезәбез, аннан түгәрәклибез. Табаны майлып, чыпчыкларыбызны тезәбез һәм алдан кызулатырга куелган духовкага 40-50 минутка — пешеп җиткәнчегә кадәр озатабыз.

Чәйләрегез тәмле булсын.
 

Эльмира Нигъмәтҗанова,

Әтнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә