Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Гарәп маннигы «Басбуса» РЕЦЕПТЫ

Тәмле булсын!

Кирәк булачак ингредиентлар: 1 стакан он , 1 стакан манный ярмасы, 1 стакан шикәр комы, 1,5 стакан кефир яки ачыган сөт, 1 стакан кокос валчыгы, 1⁄2 стакан үсемлек мае, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы ваниль шикәре, 2 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч. Бизәр өчен миндаль чикләвеге.

Сироп: 1 стакан шикәр комы, 1⁄2 стакан су, 2 аш кашыгы лимон согы.

Манный ярмасына кефир салып, ун минут тотабыз. Үсемлек мае, шикәр һәм ваниль шикәр, кокос валчыгы, он, камыр көпшәкләндергеч, йомырка кушып, яхшылап болгатабыз. Формага май сылап, камырны шуңа агызабыз һәм миндаль белән бизибез. 180 градуска кадәр җылытылган газ мичендә 30-40 минут пешерәбез.

Сироп әзерлибез: кәстрүлгә су, лимон согы һәм шикәр комы салып, утка куябыз һәм ике минут кайнатып алабыз. Әзер басбусаны ромб формасында кисеп, өстенә суынган сироп агызабыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев