Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Гөбәдия пешерүнең ние бар?!

Җиңел генә рецепт тәкъдим итәбез.

Татар милли ашлары арасында ниләр генә юк?! Бәлеш, тәбикмәк, өчпочмак, чәк-чәк һәм тагын әллә ниләр. Без аны һәрвакыт әзерлибез. Ә менә гөбәдия әзерләү, ничектер, куркыта... "Бик оста пешекчеләрнең генә гөбәдиясе килешә, аны пешерү бик катлаулы", - диючеләр дә бар. Ә чынында аны әзерләүнең бер авырлыгы да юк.

1 таба гөбәдия өчен кирәк әйберләр.
Камыр өчен:
1 стакан сөт, 5 аш кашыгы эретелгән акмай, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 2 аш кашыгы майонез, чеметеп кенә тоз, 1 бал кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы коры чүпрә, кулдан төшеп бетәрлек итеп басарлык күләмдә он (чама белән 3 стакан). Шулай да камыр каты булмасын.
Эчлек өчен:
1 стакан дөге, 1,5 стакан йөзем, 5 эре йомырка, 2 кап май (шуның 5 аш кашыгы камырга тотыла, 1 аш кашыгы май валчык ясарга калдырыла), 1 стакан шикәр комы, йомырка өстенә сибәр өчен чеметеп кенә тоз; 250-300 г корт (табага карап алына).

Эш барышы:
1 стакан сөтне җылытабыз, аз гына тоз, шикәр комы, үсемлек мае, майонез, сыер мае, чүпрәне салып, камыр басабыз. Камырны сәгать, сәгать ярым күпертәбез.
Эчлек ясау: кәстрүлгә су салып (дөгедән 3 тапкыр күбрәк), кайнатып чыгарабыз, тәменчә генә тоз салып, дөгене бүрттереп алабыз. Суга 1 аш кашыгы үсемлек мае салсаң, дөгене соңыннан юасы да булмый, тишекле чүмечкә салып, суытасы гына була. Яхшылап юылган йөземне дөге белән болгатабыз. Камырны куна тактасына төшереп, ике өлешкә бүләбез. Бер өлеше шактый зур, анысы – төбенә, берсе ярты уч кадәр генә, анысы – капкачына. Камырны уклау белән тәгәрәтеп җәябез.
Табаны үсемлек мае белән майлап (туңмай да ярый, ул табаны бозмый), аскы якка дигән камырны җәеп салабыз. Камыр табаны тулысынча каплый, таба читеннән асылынып тормый. Камыр өстенә аз гына шикәр комы сибеп җибәрәбез, аннары корт җәябез, корт өстенә дә бер уч тирәсе шикәр комы сибелә. Аннары йөземле дөге салына. Дөге өстенә дә шикәр комы сибелә, бүлмә температурасында йомшарган май тезеп чыгыла. Дөге өстенә эре угычтан уылган йомырка салып, чеметеп кенә вак тоз сибелә.
Капкачка дигән камырны җәеп, гөбәдия өстенә каплыйбыз, кырыйларын чеметеп ябыштырабыз.
1 аш кашыгы майга 2 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы онны салып, уч төбе белән уабыз. Валчыкны гөбәдия өстенә сибәбез дә, гөбәдияне күпертеп тә тормыйча, шунда ук кызу мичкә тыгабыз.

 

Фото: gotovka24.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә тәмле ризык