Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кефирдан бик җиңел торт

Тәмле булсын!

Камыр өчен 3 йомырка, 1 стакан кефир, 1 стакан шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы аш содасы (аш серкәсе белән сүндерелгән), 2 стакан он, 1 чәй кашыгы какао кирәк. 

Кремны исә 500 гр каймак һәм 100 гр шикәр комыннан ясыйбыз. 

Камырны әзерләү өчен барлык ризыкларны да бергә кушып, яхшылап бутыйбыз һәм икегә бүләбез. Бер өлешенә какао кушабыз. 
Ике коржны аерым пешереп, суытабыз һәм урталай бүләбез. (Барысы 4 корж барлыкка килә). 

Каймакны шикәр комы белән яхшылап болгатабыз һәм коржлар арасына сылыйбыз. Чикләвек, цукатлар да кушарга мөмкин. 
Тортны 3 сәгатькә суыткычка куеп торырга да онытмагыз.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә