“Кичәге чәй – елан агуы”
Сыйфатлы эчемлекне сыйфатсызыннан ничек аерырга?
Чәй агачы (Camelia sinensis) яфракларын Кытайда моннан 4 мең ел элек үк җыя башлаганнар. Шушы кыргый агач яфракларыннан һәм бөреләреннән кызыл, яшел чәй җитештергәннәр. Гомумән, Кытай камелиясе өч формада үсә – куак, туры агач һәм зур агач.
Фил төшерелсә – Һиндстанныкы!
Куак сыманы хәзер киң таралган, чөнки аны карау-тәрбияләү җиңелрәк. Кара һәм яшел чәй бер үк төрле агачта үсә, ләкин алар эшкәртү технологиясе белән аерыла. Яшел чәй өчен бу – бер процесс, ә карасы өчен – икенче төрле. Яшел чәй тизрәк пешә, минималь оксидлаша, димәк, организм өчен файдалы матдәләрне күбрәк саклый. Кара чәй шактый озын оксидиатив процесс уза. Кытайда мондый чәй “кызыл” дип атала. Шулай итеп, ферментация дәрәҗәсе буенча бер үк үсемлектән, чәй яфракларын төрлечә эшкәртеп, төрле чәй алырга мөмкин.
Чәйнең тәменә аның үскән урыны, климат, туфрак, үсемлекнең биеклеге, аның төрләре һәм җыю сезоны тәэсир итә. Мәсәлән, хәзерге вакытта Кения һәм Кытайда, Шри-Ланка һәм Һиндстанда бихисап зур чәй плантацияләре җәелгән. Куак төре бер үк булса да, бу илләрдәге табигый шартлар һәм һава торышына бәйле рәвештә, чәй тәме төрлечә. Ә чәй яфрагын җыю өчен иң яхшы чор булып яз санала, Кытайда чәйне мартта ук җыя башлыйлар, ә Һиндстанда – апрельдә. Чәй агачы ел әйләнәсенә үсентеләр бирә, ләкин яхшы чәй елына берничә ай дәвамында гына җыела, ә премиум сортлар – яз көне генә.
Кытай чәе – иң югары сыйфатлысы, диләр. Әлбәттә, гасырлар буена шулай булган. Монда чәй үстерү, аның сыйфатын яхшырту буенча мең еллык традицияләр барлыкка килгән. Чәйне үстерүнең, әзерләүнең үзенчәлекле серләре саклана, чәй эчү йолалары (церемонияләре) уздырыла. Ләкин шунысы да бар, әлеге вакытта бу илдәге экология чәй сыйфатына зыян китерә, ди белгечләр. Шуңа күрә хәзер чәй үстерү экологиясе буенча Европа таләпләрен үтәүче Көньяк-көнчыгыш Азия илләрендәге тауларда эреле-ваклы чәй плантацияләре барлыкка килде. Мәсәлән, Тайландның төньягындагы Масалонг җирлегендә һәм Непалның Пативары һәм Панитар плантацияләрендә. Кытайның Сычуань һәм Юаннань провинцияләрендә дә экологик яктан шундый саф урыннар бар.
Яхшысы һәм шиклесе
Сыйфатлы чәйне үз тәҗрибәңнән чыгып кына ачыклап була. Белгечләр киңәшен тотып, төрле чәйне пешереп, татып карарга һәм моны мөмкин кадәр еш эшләргә кирәк. Шулай иткәндә тәҗрибәле булырсыз, сезне алдап булмаячак. Ә инде чәй бөртекләренең күзгә күренеп торган билгеләре турында сөйләсәк, яфракларга игътибар итәргә кирәк, алар яхшы бөтерелгән булырга тиеш. Яхшы чәйдә чүп-чар, ят кисәкләр, ботаклар булмый, ә менә бөреләрнең булуы, – киресенчә, югары сыйфат күрсәткече. Тәмле чәй хуш исле була.
Хуш исле, дигәннән. Махсус кибет киштәләрендә чәй банкаларда саклана, һәрберсен ачып иснәп карарга, яфрак сыйфатын бәяләргә, чүп-чар юкмы икәнлеген тикшерергә мөмкин. Ләкин супермаркетлардагы төрелгән чәйләр белән моны эшләп булмый. Бу очракта нишләргә?
Капларга төрелгән чәйләрне киңкүләм сату өчен җыелган тоннажлы чәй дип йөртәләр, һәм ул көндәлек эчү өчен бик әйбәт. Яхшы чәйне (төрелгәнен) ничек тикшерергә соң? Әлбәттә, капны җентекләп өйрәнергә, сатып алып татып карарга кирәк. Чәй капларында шундый маркировкалар була: FOP – яфраклы чәйләрдә, BFOP – кечкенә яфраклы чәйләрдә. Иң яхшы сыйфатлыларында (чәй бөресе һәм яфрагы салынганы) SFT һәм TGFOP маркировкалары сугылган була. Бу билгеләрне исегездә тотыгыз! Саклану вакытын да игътибар белән тикшерегез, гадәттә, ул 24 ай дип күрсәтелә. Саклану вакыты чыккан чәй сәламәтлеккә зыян китермәячәк, әлбәттә. Ләкин ул тәмен, хуш исен югалтучан була.
Пакетлысы
Пакетларда чәй түгел, ә тузан белән буяу кушылган катнашма икән, дигән сүзләрне ишеткәнебез бар. Бу дөресме? Ни өчен бу төр чәйләрнең кайберләре кружканы карайта?
Тузан белән буяу катнашмасы дип әйтү дөрес түгел. Пакетларга да чәй тутырылган, бары тик ул ныграк вакланган, грануллаштырылган һәм иң югары сыйфатлы түгел. Мондый эчемлек катырак чыгучан, төсе интенсив була, анда таниннар күбрәк. Пакетлы чәй җитештерү процессында ясалма буяулар катнаштырылмый. Тузан турында сүз каян чыккан соң, дигән сорау барыбер тынгы бирми, шулай бит? Производствоның үз терминологиясе бар, без тузан дип атаган нәрсә – гранулаларның иң кечкенә фракциясе, ул тузанга охшаган, ләкин бу чәйне эшкәрткәндәге калдык яисә махсус вакланган чәй яфрагы. Мондый фракцияне вак пакетларга төреп була. Андый эчемлекне пешергәндә төсе тиз чыга, 3 минут көтәргә кирәк түгел, чәй әзерләү өчен азрак вакыт кирәк.
Кабат пешермәгез!
Чәй тәмен бозмас өчен йомшак һәм яңа кайнатылган су кулланырга киңәш ителә. Гомумән, суны кайнатып ук җиткермәсәң яхшырак. Кара чәй өчен идеаль температура – 90-95 градус, яшеле өчен – 70-80.
Кичәге чәйне беркайчан да эчмәгез! Кытайда мондый эчемлекне елан агуы белән тиңлиләр, сәламәтлек өчен куркыныч, дип саныйлар.
Татарлар ничек эчә?
Хәзер белгечләр югары сыйфатлы чәйгә сөт, сөт өсте, шикәр салуны да бик үк мактап бетерми. Беренчедән, бу организмга үзләштерү өчен җиңел катнашма түгел, икенчедән, сөт һәм шикәр – артык калория. Өченчедән, чәй тәмен тулысынча тоеп ләззәтләнә алмаячаксыз. Монысы, әлбәттә, гурманнарга кагыла. Ә татарлар чәйне, башлыча, сөтләп эчә.
Тарихка күз салсак, гади халык күбрәк такта чәй эчкән. Һинд, цейлон чәйләре авыл җиренә килеп җиткәнче аның бу төре дә затлы саналган. Безнең халык, гомумән, чәйсез яши алмый ул. Өйгә кем генә кермәсен, барысын да чәй белән сыйлап чыгаралар. “Ачык чырай – такта чәй”, ди татар халкы.
Гадәттә, такта чәйне куе итеп пешергәннәр. Аның әчкелтем тәмен басар өчен сөт кушып, аксыл-сары төскә кертеп эчкәннәр. Авылларда, элекке гадәт буенча, кипкән алма, мәтрүшкә, бөтнек, кипкән кура җиләге, мелисса, карлыган яфрагы белән чәй эчәләр.
Татар чәе турында атаклы шәхесләр дә искә алган. Тарихчы Н. Воробьев: “Татарларда иң киң таралган эчемлек – чәй. Алар аны бик еш һәм бик озак итеп эчә”, – дип яза. Ә алман табибы Н. Фукс исә: “Татарлар чәй эчәргә ярата. Аны бал белән кимендә 4 чынаяк эчәләр”, – дип искә алган. XIX гасырда Казанда булган инглиз язучысы, рәссам Эдвард Турнерелли: “Мондый тәмле чәйне Европаның бер генә илендә дә очратканым булмады”, – дигән. Шагыйрь, галим Габдрәхим Утыз Имәни дә “Каймаклы чәйне мактау” шигырен язып калдырган.
Файдасы күп, белегез!
Чәйнең файдалылыгына тукталсак, шуларны билгеләргә кирәк: белгечләр, яшел чәй гәүдә авырлыгын киметергә ярдәм итә, ә карасында кофедагыдан да күбрәк кофеин бар, шуңа күрә ул көч бирә, ди.
Яшел чәй, чыннан да, ашкайнатуны яхшырта, ләкин авырлыкны киметергә ярдәм итә, дип әйтү дөрес түгел. Анда бик күп файдалы матдәләр бар, күбесенчә – тоник, ул организмга токсиннардан арынырга булыша, инсулин сикерешен тигезли, шикәр чире куркынычын киметә. Яшел чәйне ашаганнан соң эчү яхшырак.
Кара чәй кан басымын нормальләштерә, баш авыртуыннан, күңел төшенкелегеннән һәм стресстан арындыра. Яшел чәй кебек үк, ул да көч бирә, ләкин чәйдәге кофеин кофедагы кебек агрессив түгел. Ул эшкә сәләтлелекне күтәрә. Гадәттә, даими рәвештә сыйфатлы чәй эчкәннәрдә йөрәк-кан тамырлары системасына зыян китерә торган сикерешләр булмый.
Хәзер иван-чәй, каркаде эчү модада. Төрле өстәмәләр – җиләк, чәчәкләр һәм башка ингредиентлар кушылган чәйне үз күрүчеләр бар. Иван-чәй исә чәй түгел. Бу – камелия агачына бернинди катнашы булмаган үсемлек. Ә менә күпсанлы өстәмәләр кушылган чәйләрдә төп компонент булып барыбер яфраклы чәй тора. Ләкин монда да барысы да сыйфатка бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев