Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кичке чәйгә бергәләп алма пирогы пешерик!

Тәмле булсын!

Камыр өчен:
150 мл. җылы сөткә 2 зур кашык песок ,10 гр.чи чүпрә ,1 ст. он салып баштан күпертәм. Аннары 1 ч.к. тоз,1 йомырка агы ,80 мл. сыек май,он салып йомшак камыр басам.Онны камыр кулга ябышыр-ябышмас хәлгә җиткәнче салырга кирәк. Уч төбенә 1 ч.к чамасы сыек май салып камырны түгәрәкләп җыеп, кабарганчыга кадәр өстен каплап җылы урынга куям.

Эчлек өчен:
3 алманы чистартып турадым,3 зур кашык песок, 2 зур кашык кисәл белән бутадым. Эчлекне пирогны ясап тыгыр алдыннан гына ясарга кирәк.
Пирогны ясап, өстенә йомырка белән сөт катнашмасын сылыйбыз һәм он белән акмай уып сибәбез. 180 градуста 40 мин. пешерәбез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев