Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кышка каен суы әзерләү рецепты

Илүзә Хөснетдинова рецепты

Кышка каен суы әзерләү өчен:

каен суы,
әфлисун, лимон,
100-200 грамм шикәр комы,
0,5 чәй калагы лимон кислотасы.

Беренче эш итеп банкалар әзерләргә, аларны парда яки 90-100 градуска кадәр кызган духовкада стерилизацияләргә мөмкин.

Яңа гына алынган каен суын сөзергә, кәстрүльгә салып көчле утка куярга, өстенә җыелган күбекне җыярга, кайный башлагач сүндерергә кирәк.

Аннары шакмаклап яки телемләп туралган әфлисун, лимон, шикәр комы, лимон кислотасы салырга.

Тимер капкач белән ябылган банкаларга җылы әйбер ябып куярга һәм суынганчы тимәскә кирәк. Аннары кышлыкка саклау өчен караңгы урынга куярга.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә