Мәрьям Миңнегуловадан телеңне йота торган булочка рецепты
Булочкиның эчлеге бик гади һәм бик тә тәмле
Компот кайнаттым, компотка турап алма салдым, төшсез караҗимеш, төшсез сары җимеш, ярты кисәк лимон, әзрәк карлыган вареньесы да болгаттым, тәменә карап песок өстәдем. Компоттан сөзеп алдым мәмәйләрне һәм инде блендер аркылы изгәләдем, песок өстәдем.
Булочкилар өчен бер дигән эчлек килеп чыкты.
Камырны инде элек куя торган рецепт белән куйдым. 1,5 чәй калагы чүпрәне күпертеп алам (ни өчен күпертәсең дисез күбегез, эшләнешен тикшерәм, свежиймы, юкмы икәнен, тиз арада күпереп менсә, камыр уңа). Аерым савытка салам 1 стакан җылымса су, 1 йомырка, ярты чәй калагы тоз, 2,3 аш калагы песок, 50 гр ак майны эретеп, күпергән чүпрәне салып, он салып камыр басам.
Камырымны бик тыгыз итеп басмыйм, җылы урынга куям. Кабарып менүгә кунага төшереп камырны, түгәрәкләргә бүлеп эчлек салып бөрәм дә, табада беркавым кабартып алам и духовка.
Өстенә берни дә ягасы түгел, духовкадан алгач кына майлы кисточка белән сыпырып алам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев