Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Өйдә сыр ясыйбыз

Сыр ясау өчен: 200 гр. эремчек, 200 мл. сөт, 1 йомырка, 50 гр. ак май, 0,5 чәй калагы соды, 0,5 чәй калагы тоз кирәк.

Эшләнеше:
Сөт белән эремчекне бергә кушып, болгата-болгата, сүрән утта кайнатып алабыз. Эремчек суы чыкканчы тотарга кирәк.(Якынча 5-8 минут).
Эремчеген сөзгеч яки марля аша сөзәбез. Суы агып беткәч, йомырка һәм йомшартылган майны салып яхшылап болгатабыз, тоз, сода өстибез.
Янәдән утка куеп, болгата-болгата 5-7 минут сүрән утта кайнатып алырга кирәк. Сыр савытның читеннән кубыр хәлдә булса — әзер дигән сүз.
Бераз суына төшкәч, формалы савытка салып, суытырга куябыз. 3-4 сәгатьтән сыр әзер булыр.
Сырга тәм кертү өчен, эшләгән вакытта бер чеметем укроп, сарымсак (кыргычтан уылган) кушарга мөмкин.

 

Чыганак: Мәйдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев