Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Сөтле балык ашы

1 уртача зурлыкта горбуша балыгы, 2/3 стакан озынча дөге, 2 уртача бәрәңге, 1 әр суган, помидор, кишер, 5-6 тырнак сарымсак, 200 мл 10 %лы сөт өсте (сливки), тоз.

Кәстрүлгә якынча 3-3,5 л су агызабыз, 2-3 өлешкә бүленгән балыкны, тәменчә тоз салып, 20 минут тирәсе кайнатабыз.
Шулпа кайнаган арада кыздырма әзерлибез. Майлы табада башта вак итеп туралган суган белән сарымсакны кыздырабыз, аннан угычтан уылган помидор (кабыгын салдырып, вак итеп турарга да була), вак угычтан уган кишер өстәп кыздырабыз (кипкән базилик та салдым).
20 минут кайнаганнан соң, балыкны алып, шулпаны сөзәбез. Шулпага дөге белән тураган бәрәңге салабыз. Алар кайнаган арада балыкны чистартып, ваклыйбыз. 10 минут кайнагач, шулпага балык һәм кыздырманы салабыз, 5 минут тирәсе кайнатабыз, сөт өсте һәм вак угычтан уган 1-2 тырнак сарымсак өстибез. Тагын 2-3 минут кайнатабыз.
Сөт өстен күбрәк салсагыз да була.


Айгөл МУЛЛАГАЛИЕВА,

Бөрбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев