Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

«Җәһәт тозланган» кыяр

Кыяр яратмаган кеше юктыр. Ә «җәһәт тозланган»ын бигрәк тә. Сезгә үзем яратып куллана торган рецепт тәкъдим итәм.

Кыярны телемләп, карлыган яфрагы (булса, виноград яфрагы салсагыз да була), укроп, сарымсак белән аралаштырып кәстрүлгә тутырам. Соңгы катламны тулаем карлыган яфрагы белән каплыйм. Һәм өстенә алдан әзерләнгән тозлык салам.

Ә тозлыкны түбәндәгечә әзерлим: 1 литр суга 1 аш кашыгы (чөмәкәй итеп, русча әйтсәк, с горкой) исәбеннән тоз салам, суны кайнап чыгар алдыннан сүндереп, 5-8 минут суытам. 1 тәүлектән малосоленка әзер. Ясап карагыз әле, кетерт-кетерт итеп тора, үкенмәссез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә