Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Телеңне йотарлык “Ананас” салаты

Яңа ел артта калды дип тынычланырга иртәрәк әле. Алда күпме яллар, димәк, кунаклар да килми тормас. Кеше килгәндә нинди генә салат ясыйм икән инде дип аптырап тормагыз, бик тәмле салат рецепты тәкъдим итәбез

Консервированный түгәрәк ананас — 2-3 шт
Тавык түшкәсе (копчёный) — 1/2 шт
Йомырка — 3 шт
Бәрәңге — 2-3 шт
Алма — 1 шт
Майонез
Бизәр өчен әстерхан чикләвеге һәм петрушка

Салатны катлап ясыйбыз, һәрбер рәт саен майонез сылап барабыз:
1. Тавыкны вак итеп турыйбыз, тәлинкәгә салабыз.
2. Бәрәңгене угычтан кырабыз.
3. Ананасны вак итеп турыйбыз.
4. Йомырканы угычтан кырабыз.
5. Алманы угычтан кырабыз.

Соңгы каттан соң майонезны матурлап тигезлибез (пычак белән эшләргә җайлы). Өстен әстерхан чикләвегенең яртысы һәм петрушка белән бизибез.

Чыганак: https://www.instagram.com/p/CJBw2EMB1RS/?igshid=15g1t3adlphtz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев