Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Йөзек кашы (+бик күп фото)

«Казанда Балтачны милли аш-су белән дә танытасым килә».

Альбина гаҗәеп аш-су остасы, әмма ул пешекчелеккә укымаган, ике югары белеме бар – икътисадчы-менеджер һәм чит телләр буенча тәрҗемәче.

Татар мохитенә милли ашлары белән үтеп кергән Альбина Фасхеева тиктормас, хыялына ирешүчән, үзенчәлекле шәхес. Ул райондашларыбызга Балтач бистәсендә урнашкан «Каенлык» банкетлар залы җитәкчесе буларак таныш. Аеруча да бәлешләрен яратып ашыйбыз, үзгә бизәлешле табыннарын ошатабыз. Соңгы вакытта Альбина милли проектлар эчендә кайный башлады. Әлеге әңгәмәбез дә уңган, заманча карашлы, зыялы, максатына ирешүчән ханымның милли хисләргә карата соклангыч мөнәсәбәте турында.

– Альбина, Сез Балтачны, Балтач сезне кайчаннан бирле белә?

– Әти Дорганыкы минем, әни Кукмара районыннан. Балачагым күбрәк Кукмарада үтте. Балтач якларына мин студент чагымда гына иркенләп кайта башладым. Тора-бара күңелем бөтенләе белән үк бирегә тартылды. Әтиемнең финанс ярдәме белән кафе бинасын сатып алдык, шул тирәдә кибет ачтык. Җиде ел элек район халкына мәҗлесләр үткәрергә ярдәм итә башладык. Менә быел 1 ноябрьдә безнең «Каенлык» банкетлар залына 7 яшь тулды. Балтач минем белән, мин Балтач белән әнә шулай бәйлебез.

– Пешекче таланты сезгә күкләрдән бирелгән, тик өйрәтүчесез алга барып булмый? Остазларыгыз кемнәр?

– Әни өйдә нинди генә ризык пешерсә дә, янәшәсенә мине бастыра иде. Аш-суга мәхәббәтне әнием тәрбияләде. Ә гел янәшәмдәге Нурҗиһан апа Галимова бик яхшы укытучым. Нурҗиһан апа банкетлар залына 65 яшендә өлкән пешекче булып килде. Гомерен Балтач районының җәмәгатьчелек туклануы өлкәсенә багышлаган, гаять тә тирән белемле, нык тәҗрибәле кеше ул. Бар булган белемен миңа биреп барды. Зур рәхмәт аңарга. Йолдызлык буенча без икебез дә Кызлар, шуңа да бик килешеп эшлибез.

– Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә милли киемнәрдә күренәсез?..

– Пандемия чорында банкет залларын япкач, өстенлекне миллилеккә бирә башладым. Милли ризыклар белән кызыксынып, китапханәләргә бардым, китаплар алдым. (Сүз уңаеннан әйтим әле, безнең Балтач үзәк китапханәсендә аш-су буенча китаплар бик күп икән). Аңарчы да милли рухны саклап, пешекчеләребез, официантларыбыз милли бизәкләр төшерелгән киемнәрдән йөрде. Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы уздырган конкурста катнаштык, милли киемнәр, милли ашлар белән «Каз өмәсе» күренешен видеорецепт итеп әзерләдек. Нинди генә милли бәйге булмасын, һәрберсенә яңа күлмәкләр, читекләр тектереп, алкалар, чулпылар ясатып, я булмаса юнәтеп, зәвыкле итеп киенеп барабыз. «Нечкәбил», «Шәҗәрәләр» кебек республика бәйгеләрендә, татар җырчылары белән уздырылган проектларда шул рәвешчә зур уңышларга ирештек. Татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, сәнгатен милли ашларга бәйләп, милли киемнәр аша да күрсәтәсе килә. Әле февральдә Бельгиягә барып, мастер-класс күрсәтәсебез бар.

– Казандагы милли проектыгыз нидән гыйбарәт?

– Казандагы милли проектыбыз кейтеринг хезмәтеннән гыйбарәт. Кейтеринг – Татарстанда ук та яңа алым икән әле, без ризыклар әзерләп өйләргә илтәбез, урыннарга барып милли табыннар корабыз. Шул уңайдан, 1 ноябрьдән башкалада милли кухнябыз эшли башлады. Официант кызларга янәдән ак алъяпкыч, ирләргә озынрак күлмәк тектердек. Мин бит Балтач районының патриоты, Балтачыбызның казылыгын, чын балдан пешергән чәк-чәген, бавырсагын тәкъдим итәсем, Казанда Балтачны милли аш-су белән дә танытасым килә. Балтач искиткеч тәмле борай бәлешләре белән данлыклы район бит ул! Кая гына барсам да, Балтач дисәм бөтен җирдә ачык йөз белән каршылыйлар. «Милли ашлар» проектына тотынгач, мин моны аеруча да нык тойдым. Киемнәр сорап дәүләт ансамбленә барырга туры килде, алар бигрәк тә яраталар булып чыкты Балтачны, әгәр филиал ачсалар, Балтачтан чыкмас идек, диләр (елмая). Читтән килгән туристларга да Балтачымның татлы, тәмле ризыкларын тәкъдим итәсе иде. Чит илдә дә булдырасы иде милли ризыкларыбызны. Туристларны Балтачка да китертәсе иде.

– Беренче тапкыр пешергән бәлешегез турында сөйли аласызмы?

– Илдә вәзгыять әйбәт кенә торганда, бәлешне гел Нурҗиһан апа пешерде. Тик менә узган ел, пандемия чорында, кызым шөгыльләнгән спорт мәктәбеннән бәлеш пешерүемне сорадылар. Мин шундый кеше, уйлап тормыйм, ярар диям. Бәлешнең ни икәнен дә белмим, шулай да пешерергә була, дидем. Әмма бик борчылдым, шулай да бәлеш бик тәмле булды. Шулай итеп, 2020нче елны бәлеш пешерә башладым. Шулпалы тәмле бәлеш килеп чыга. Ашарга пешерү шундый әйбер инде ул, рулетка сыман, ничек чыгасын алдан белеп булмый, әмма күңел биреп пешергән ризык һәрчак уңа.

– Сезнең кебекләр турында вакытның үзе дияргә яратам. Бу кадәр эшләр башкарырга ничек өлгерәсездер...

– Вәзгыятькә бәйле рәвештә банкетсыз утырулар миңа Казан юлын күбрәк ачты, биредәге эшемне тизрәк җиткереп бетерергә мөмкинлек бирде. Сүз дә юк, миллилекне өйрәнү өчен чимал, акча кирәк. Милли китапханәләрне дә әйләнеп чыктым. Пандемия бер яктан кече бизнеска бәрә, туклану өлкәсенә зур йогынты ясый, әмма шул ук вакытта хыялдагы икенче бер ишекләрне ачып керү мөмкинлеге дә бирә. «Акчам да ташып тормый, яңа проект та башлыйм, Раббым, көч бир», диям. Миллилек миңа «Ак калфак» оешмасыннан да килде, вакыт булганда чараларын калдырмадым. Вакыт дигәннән, бер сәгать кенә йоклаган чакларым күп минем, туйларга ипи пешерәсе, казлар бизисе булганда, бәлешләргә заказлар бирелгәндә эшлисе дә эшлисе. Бу арада күпләп, йөзләп кыстыбый пешертәләр әле. Ярый әле тәүлегенә 24 сәгать бар дип йөрим (көлә). Казанга барып-кайтып эшлим, анда минем гаиләм – оста йөзүче улым һәм гимнастка кызым бар, икесе дә уку алдынгысы, олы ярдәмчеләрем – әти-әнием шунда. Иптәшем белән гел Казан-Балтач арасында без. Ике сәгать бару-кайту юлына куанам гына мин, шул вакыт аралыгында да күп эшлим, юлда барлык сорауларымны да хәл итәм, ә инде кухняга кайтып керсәм, куллар буш тормый. Балтачта эшләвемә туганнарым шундый куана, Альбина, бу эшең булмаса, бу кадәр кайтып йөри алмас идең, диләр. Кукмарага әби янына кайту, мунчалар керү, бергәләшеп чәйләр эчү минем өчен зур шатлык. Бабай да исән чакта кайтуыма нык куана иде. Таң атканда азан әйткәннәрен тыңлыйм, спортның чирлидинг дигән төре белән шөгыльләнәм, төрле өлкәләрдә урыннар яулыйбыз. Җырлыйм, биим. Укыганда да бик актив булдым, ике югары уку йортын кызыл дипломга бетердем. Планнарымны атна башында ук барлап куям. Менә әңгәмә вакытында үзем сезнең белән сөйләшәм, ә башым, хәзер «Оста пешекче» (әлеге бәйге биш ел рәттән инде «Каенлык»та уза) бәйгесе була, кирәкле әйберләрне ничек тезәргә микән дип уйлый. Вакытны җиткереп булмый инде аны. Кул барып җитмәгән заказлар да булгалый, тик мин аларны кайчан да булса барыбер эшлим, сүземдә калам. Берсендә төне буе клип төшердек, иртәнге дүрттә тауарга киттек, көне буе пешердек, кичен Кукмарада әбием авылында Питрау уздырдык. Өлгердек бит!!!

– Пешекченең бер генә серен булса да чишегез әле?

– Син кулың белән камыр тоярга тиешсең. Әйтик, кыстыбый камыры, ди. Ул йомшак булырга тиеш, алайса авызда эреп китмәячәк ул. Бәлеш мичтә өч сәгать пешә, кайбер кеше мичкә куя да китә, ә мин гел карап торам.

– Альбина, хыяллар синең иңнәргә канатлар куя булса кирәк?..

– Әлбәттә. Хыялланырга кирәк, әгәр дә матур, яхшылыкка илтерүче хыяллар икән, алар, һичшиксез, чынга ашачак.

– Яңа эшләреңдә зур уңышлар сиңа, Альбина!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар ашлары милли ризык «Каенлык» банкетлар залы