Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

2016 елда сөт тә артыграк савылган, ит тә күбрәк җитештерелгән

Авыл хуҗалыгы районы буларак, бездә төп табыш чыганагы булып авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче җәмгыятьләр тора. Узып киткән 2016 елга нәтиҗәләр ясаганда, аларда артык зур күләмдә булмаса да алга китеш күренә.

Мәсәлән, сөт савуга килгәндә, район буенча барлыгы 67 509 тонна сөт савылган. Шуның эченнән 703 тоннасы фермер хуҗалыкларына туры килә. Барлык сөт күләме алдагы 2015 ел белән чагыштырганда 8 %ка артыграк савылган. Бер сыерга уртача 6284 килограмм сөт туры килә. Бу сан 2015нче елгыдан 1%ка гына булса да артык.
Ит җитештерүгә килгәндә, 6804 тоннага җиткереп, 103 % үсеш белән тәмамлаганнар авыл хезмәтчәннәре. Шуның 201 тоннасы фермер хуҗалыкларының хезмәте. Мөгезле эре терлекләрдән ел дәвамында 730 грамм уртача көнлек артым алынган. Үткән 2015 елда бу күрсәткеч 19 граммга кимрәк булган.
Авыл хезмәтчәннәренә алга таба да хезмәт уңышлары телибез, нәтиҗәле хезмәтләре өчен олы рәхмәт хисләребезне белдерәбез!
Фото: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250