Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

23нче апрель көнне язгы кыр эшләрен күзәтү өчен «Татарстан» җәмгыятенә юл алдык

Без килгәндә җәмгыять рәисе Айнур Нотфуллин белән баш агроном Габделбәр Гарифуллин басуларда иде. Татарстанлыклар язгы кыр эшләренә 21нче апрельдә керешкән, өч агрегат белән эш башлап җибәргәннәр.

Басуларның акрынлап җитешүе тулы куәткә эшләргә аяк чала. Әмма шулай да гомуми күрсәткечләр буенча алар беренче. Алгы урыннарда баруда, әлбәттә, иртәнге сәгать алтыдан кичке сигез сәгатькә кадәр тир түгеп эшләгән механизаторлар сәбәпче. Шундыйлардан Илшат Һидиятовны атап үтәсем килә. Җәмгыятьнең алыштыргысыз механизаторы ул. Бер үзенә өч техника. Тракторын да, комбайнын да, тәгәрмәчлесен дә иярли егет, күз генә тимәсен. Без килгәндә 70 гектарлы басуда күпьеллык үләннәрне ашлау белән мәшгуль иде. Үз эшен биш бармагыдай яхшы белгән Булат Газизуллин, Илнур Дәүләтшин быел гына язгы кыр эшләрендә катнашучы, үз хезмәтен намус белән башкаручы Алексей Слывюк белән аңлашып эшлиләр. Алар исәбендә 91 гектар җир бар. «ДТ-75»не иярләүче Рәфкать Саттаров, агрегатчы егетләр Марат Сабирҗанов, Фәргать Саттаров һәм Илсур Галимҗановлар да күпьеллык үлән җирләренә аммиак кертү белән мәшгульләр. Дым каплату - бүгенге көндә игенчеләр алдында торган төп бурыч. Бу эштә дә татарстанлылар сынатмый. «Кылны кырыкка ярыр чак бит. Әз генә вакытны кулдан ычкындырдың, бетте», ди баш агроном Габделбәр Гарифуллин.
«К-744» хуҗасы Рафаэль Сабирҗанов, «МТЗ-1221»не иярләүчеләр Вячеслав Александров һәм Рифат Сабировлар инде 144 гектарда дым каплатырга өлгергән. Вячеслав «АБ-24» агрегаты белән эш башкара. Баш агроном белдерүенчә, «АБ-24» гадәти ике агрегатны алыштыра. Аны уҗымнарга зыян китермичә, чүп үләннәрен генә бетерә торган итеп көйләү мөмкинлеге дә бар. Бу агрегатның өстенлеге шунда, уҗым тишелгәнче һәм тишелгәч тырмалаудан тыш, туфракны вату һәм йомшарту өчен дә кулланып була.
- «АБ-24» агрегаты белән өч ел эшлибез инде. Бик уңайлы һәм экономияле техника, - дип югары бәя бирде баш агроном.
«Татарстан» җәмгыятендә җирләрне эрозиядән саклау буенча да ел саен конкрет чаралар күрелә. Быел да яз су ерган урыннарны тәртипкә китерү өчен махсус трактор куелган.
- Бу эшне тәҗрибәле, үз эшен намус белән җиренә җиткереп башкаручы Радик Бариевка йөкләдек, - диде җәмгыять рәисе Айнур Нотфуллин.
- Айнур Рамилевич, җитәкчелек итә башлагач, бу сезнең беренче язгы чәчүегез. Бик җаваплы чор. Бу хакта ниләр әйтә аласыз?, - дигән соравыма каршы:
- Язгы чәчү эшләрне чиратка куюны кичерми. Максатыбыз - язгы чәчүне кыска срокларда, сыйфатлы итеп башкару, - диде җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250