Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Аланда үзгәрешләр бара (фото)

2007 елныӊ октябрь аенда Алан хуҗалыгы Бөрбашка кушылгач, кеше тапканчы бер-ике ай эшләр тор әле, аннан соӊ күз күрер, дип Бөрбаштан шушы бүлекчәнеӊ җитәкче итеп Миннегали Шакировны билгелиләр. Председатель яисә директор, дип атаган булсалар, моныӊ кадәр озак тотмаслар иде, чөнки Аланда иӊ озак эшләгән җитәкчеләр дә 7 елдан артыкка түзмәгәннәр,...

Дөрестән дә, чит авылда җитәкче булып эшләү җиӊелләрдән түгелдер, авылныӊ кешеләрен, үзара мөнәсәбәтләрен якыннан белү, алар белән аралашуда дөрес җай алу - боларныӊ барысы да әһәмиятле. Күрше авылда торып, аланлылар белән мәктәптә уку елларында якыннан танышу, аларны белү дә Миннегалигә ярдәм итмичә калмагандыр, күз тимәсен, эшләре җайлы бара. Җайлы бар дидем дә, һәр хәлдә аныӊ ничек икәнен үзләре генә беләдер. Соӊгы 10 ел эчендә 4 терлек абзары салынган, элек суэчергечләре дә булмаган бу торакларны бүгенге халәткә китерү зур көч сораган. Монда барлыгы 989 баш терлек тәрбияләнә, шуныӊ 353е - савым сыеры. Ферма барлыгы 32 кешене эшли иткән, шуныӊ 14е сыер савучылар. Үгез бозаулар бераз үскәч, Бөрбаш Сәрдегәненә озатыла, ә монда Бөрбаш фермасыннан тана бозаулар китерелә һәм алар каплатылу вакытына кадәр шушында тәрбияләнә икән. 2016 ел нәтиҗәләре алдагы еллардан бераз чигенкерәк булса да, агымдагы елда артталык бетәчәк, ди өченче елын ферма мөдире булып эшләүче Таһир Хисаметдинов. Башта күп чыгымнар сораган Бөрбаштагы мегаферманы терлек белән тәэмин итү беренче чиратта куелган булса, хәзер инде көтүлекне яӊарту чираты Алан фермасына булачак икән.
Хезмәт шартларын яхшырту буенча иӊ күләмле эш 2016 елда башкарылган, хуҗалык җитәкчелеге бу очракта капитал салымнарныӊ күбесен Аланга юнәлдергән. З миллион сумнан артыкка төшереп 4 абзарда сөтүткәргечләр алышынган, азык кертү һәм салу технологиясе үзгәртелгән, көзге-язгы сазлыкта йөрерлек булмаган ферма мәйданына 3 миллион ярымлык бетоннан юл салынган. Терлек абзарларыныӊ үзгәртелеп, зур ремонт ясалуларны исәпкә алганда, 10 миллион сум акча тотылган. Бу башкарылган эшләрнеӊ уӊайлыгын иӊ башта терлекчеләр сизгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250