Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ашлык куярга урының бармы

«Сосна»ның амбар хуҗалыгында ел саен язга чыгуга яңа иген уңышын кабул итүгә әзерләнә башлыйлар. Ашлык саклана торган складларны чистарталар, дезинфикциялиләр.

Ындырдагы бөртекне чистарта, сортларга аера, агулый торган машиналарны җентекләп ремонтлыйлар. Ашлык киптерү өчен ике данә «Польский», бер «АВМ-065» агрегаты бар. Амбар мөдире Таһир Габдрахманов җитәкчелегендә ремонтчылар ындырны яңа уңышны кабул итүгә ел саен җиренә җиткереп әзерлиләр.
Ындырда яздан бирле даими өч-дүрт кеше эшли. Рафил Габдрахманов, Дамир Габидуллин, Мидхәт Ногманов, Айдар Сәфәров мондагы техниканы яхшы белгән тәҗрибәле эшчеләр. Амбар хуҗалыгының хәзерлегенә җаваплы итеп, идарәдән хуҗалыкның техника куркынычсызлыгы буенча инженеры Фәрит Галиповны куйганнар. Ындырдагы газ ягып эшли торган машиналарга лицензия алынган, иминиятләштерелгән, операторлар укытылган һәм аттестация үткәрелгән. Ашлык кайта икән, бүген эшләп китә алалар.
«Смәел»дә, «Яңа тормыш»та да эш шулай әйбәт тора. Беренчесендә бу эшкә җаваплы итеп куелган Фаил Габдрахманов, икенчесендә Азат Сәләхетдиновның үз эшләренә җаваплы караулары нәтиҗәсе инде бу. Әмма «Бөрбаш», «Игенче», «Алга», «Борнак»та ашлык киптерү агрегатларын газ ягып эшләтүгә рөхсәт алуны кичектереп киләләр. Операторларын да укытасы, аттестациялисе бар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, гумумән, хуҗалыкларның күбесендә газ операторларына аттестация үткәрелмәгән әле. Газ куллануга бәйле мәҗбүри иминиятләштерүне дә ашыктырырга кирәк. Аннан башка лицензия, димәк газ да бирелмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250