Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ашыгырга вакыт

Аерым хуҗалыкларның өлгергән басуларны сайлап игеннәрне теземнәргә сала башлавына да ун көннән артык вакыт үтте.

Әмма урак темпы әле һаман тулы көченә кереп китә алмый. Тукай исемендәге хуҗалык амбарына 7 августка да бер грамм ашлык кайтмаган килеш. «Уңыш», «Арбор» хуҗалыкларында да ул юк дәрәҗәсендә. 7 августка хуҗалыклар амбарларына күпме ашлык кайтканы түбәндәге сводкада күренә (күрсәткечләр тонналарда).
Игенче
1595
Бөрбаш
1481
Тимирязев исем.
1417
Яңа тормыш
1360
Татарстан
1222
Якты юл
1100
Сосна
1046
Дуслык
1028
Сорнай
1017
Маяк
823
Смәел
806
Кама
685
Кызыл юл
638
Борнак
619
Труд
595
Активист
398
Алга
288
Арбор
266
Уңыш
115
Тукай исем.
-
Район буенча
16399
Узган ел 7 августка район хуҗалыклары амбарларына 27538 тонна ашлык кайткан иде. Нидер көтеп ятасы түгел, әйбәт көннәрне максималь файдаланып, уракны нык ашыктырырга кирәк.
Ашыгып сыйфат мәсьәләсен онытырга ярамый. Белгечләрнең, икътисадчыларның кырларда көндәлек булулары, көнлек эш нәтиҗәләре белән механизаторларны таныштырып торулары зарур. Комбайнчы күпме ашлык суктырганын һәм моның өчен күпме акча аласын көндәлек белеп торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250