Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быелгы язгы кыр эшләренә багышлап Чепья авылында зона семинары үткәрде

Яз җитте. Ул быел нинди сюрпризлар әзерләр, язгы кырда ничек эшләргә, нәрсә чәчәргә, нинди яңалыклар бар. Орлык, ашлама, ягулык өчен дәүләт нинди ярдәмнәр күрсәтә.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быелгы язгы кыр эшләренә багышлап безнең район базасында зона семинары үткәрде. Районга 8 районнан хуҗалык җитәкчеләре, игенчелек белгечләре килгән иде. Чепьядагы мәдәният йорты фойесында район кулланучылар җәмгыяте пешекчеләре әзерләгән сыйлы табында чәй эчеп алганнан соң залда семинар-киңәшмәнең теоретик өлеше башланды. Министрлыктан, «Россельхозцентр», «Россельхознадзор», Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтыннан, «АК Барс» холдинг кампаниясе җәмгыятеннән килгән белгечләр чыгыш ясап сорауларга җаваплар бирделәр. Семинарның практик өлеше «Кама» хуҗалыгы базасында узды. Чәчүгә орлык әзерләү, ашламалар куллану һәм язгы кырда кулланылачак башка мөһим чаралар күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250