Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Атлан да атның биленә Кил син Чутай иленә...

Маршрутны үзгәртеп, Чутайга килсәләр дә була...

Атландым атның биленә, киттем Герман иленә дигәндәй, безнең районның авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче кайбер җитәкчесе, хезмәткәре терлекчелекнең, игенчелекнең халәтен өйрәнер өчен Германиягә, яки башка илгә аз сәфәр кылмый. Хәзер инде маршрутны үзгәртеп Чутайга килсәләр дә була. Чутай дип кыскартып кына язу, бер йодрыкка өч авылны – Нөнәгәр, Чутай, Комзаводны берләштергән “Кызыл юл” хуҗалыгы бу.

Бер йодрык дигәне дә юкка түгел, биредәге хисап җыелышында катнашканнан соң, хуҗалыкның энәсеннән  җебенә кадәр хуҗалык рәисе Фердинанд Хәйруллин контролендә икәнлегенә инанасың. Һәр өлкәне, авылның социаль ягын да камил белүе җитәкченең җыелышны тулысынча үзе алып баруында, фикер сөрешендә, хәтта районнан килгән вәкилгә сорауларны да халык исеменнән үзе бирүендә ачык чагыла. Андый җитәкчене авылның яклаучысы, саклаучы дисәң дә урынлы.

Германия дидек бит, Чутай мәдәният йортында  җыелыш башланганчы күрсәтелгән гаять тә эчтәлекле, мәгънәле видеофильмны карагачтын, ирексездән, алманнардан ким түгелдер, дип уйлап куясың. Яңалыксыз бер өлкә дә юк, арада күбебезгә, хәтта шул өлкәдә эшләүчегә дә ят технологияләр бар. Бер-бер артлы кертелгән яңалыклар күп монда – соңгы вакытта  10 төрле өр-яңа техника гына алынган (автобустан башлап  азык турагыч, сыттыргычына, тегермәненә кадәр); төзелеш арты төзелеш (урып-җыю техникасы кую урыны, мастерской, һ.б.), азык әзерләү цехлары, кукурузаны орлыкка дигәне, силоска дигәне аерым игелә; 400 гектар мәйданда  чәчелгән рапстан гектарыннан уртача 24,3 центнер уңыш чыккан; бөртеклеләрдән гектарыннан уртача 35 центнер уңыш алынган... Күп монда, күп...

Урып-җыю чорында югалтуларсыз эшлисе бар әле, ди хуҗалыкның тәҗрибәле баш агрономы Рәис Сафиуллин. Чөгендернең дә Белоруссиядән кайткан шикәргә бай  “Лада” сортын игүне файдалы дип тапканнар, хәзерге вакытта язгы кыр эшләренә хәзерлек бара, ныклап ашлама туплау өстендә эшлиләр. Рәис әфәнденең дә, һәр мәнле агроном кебек,  максаты бер – аз чыгымнар тотып, мул уңыш үстереп алу. Гел яңалыкка, үсешкә омтылып эшләгәндә  чыгымнар аз була ала  микән соң ул?! Бигрәк тә хәзерге базар икътисадында. Була аладыр, бәлки, үзең җитештерсәң, әнә,  баш зоотехник Гөлзифа Нәҗипова терлекчелектә үз хуҗалыкларында әзерләп-җитештереп  ашаткан азыкны  санап китте – рапстан жмых хәзерләнә(махсус цех бар), рапс мае да ясыйлар (саталар да әле), кукурузаны, арпаны җиңсәләргә тутыралар, катнаш азык ясау цехы бар, һ.б.,  шуңа да үзгәрешләр күзгә күренеп уңай –  компьютер системасында ашатылган бозауларның тәүлеклек үсеше   850-900 грамм тирәсе  тәшкил итә.Савым сәгатьләрен үзгәртү дә мул сөт савып алуга китергән  – сыер савучылар хәзер малларны иртәнге 4тә, көндезге 11 дә, кичке 19 сәгатьләрдә сава. Сөт тә ишәйгән, өч авыл берләшеп эшли башлаганнан бирле хезмәт хакы да 173 процентка арткан. Димәк, хезмәткә караш үзгәргән. Гөлзифа ханым дөрес әйтә, уңайлы шартлар тудырылмый торып, эш кешесеннән тулы көчкә хезмәт таләп итеп булмый. – Терлекчелеккә яшьләр киләм дип тормый, шунлыктан аз кеше белән күп продукция җитештерүгә көйләнергә кирәк, терлекләр янында даими терлекче булырга тиеш”, ди ул. Терлек азыгына карата да нык игътибар таләп итәсе килә аның, кайбер силос базларының  начар тапталуы  шуңа ишарә. Бракка киткән маллар турында ( әллә ни күп булмаса да ) еллык хисап җыелышында әйтелүе юкка түгел, Фердинанд әфәнде бу өлкәдә югалтуларга юл куюны янәдән  ярыш шартлары  кулланып карау белән бәйләргә исәпли.” Авырткан сыер яныннан әйләнеп узмаска, ничек тә аны савыктырып, аякка бастыру өстендә эшләргә киңәш итәм”, ди ул. Хуҗалыкның икътисадчысы бу мәсьәләне  терлекчеләр белән урыннардагы җыелышларда хәл итәчәгенә ышандырды. Белгечнең хезмәт кешесе белән бергәлектә эш алып баруына бер мисал дияргә була әлеге җавапны.  Биредә ярыш шарты нигезендә сыер саварга килүчеләргә 6 ай эшләгәннән соң уртача хезмәт хакы күләмендә премия бирелә. Әлеге җыелышта мондый премиягә Эльмира Галимуллина лаек булды. Шунда ук урыннан бер механизатор “безгә дә булмас микән андый ярыш”, дип сөрән салды. Рәис анысына да каршы килмәде. Эшләсеннәр генә, үз хезмәтләренең кадерен белеп, бер яуланган үрне, ирешелгән кадәрлене сакласыннар гына. Әле алда тагын да зур җаваплылык тора –  хуҗалык 1000 баш савым сыерына исәпләнгән карусельле мегаферма төзергә җыена (шуңа да югалтулар булырга тиеш түгел, киресенчә, малларның баш санын арттыру өстендә эшләү мәслихәт). Аны 2018-2019 елларда башкарып чыгу исәпләре. Шуңа да рәис быел  механизаторларга-шоферларга төзелештә дә, хуҗалыкта да эш күп булачак, ди. Хуҗалыкның баш инженеры белән тулаем килешмичә булмый, механизация тармагы ул игенчелектә дә, терлекчелектә дә һәрдаим хезмәт күрсәтүче тармак. Шуңа да аларга техниканың төзеклегенә, башкарган эш күләмнәренә, ягулык-майлау материалларын чамалап тотуга, дисциплина ягына, белемнәрен күтәрүгә   таләп зур.

Хуҗалык кассасына узган ел 108, 04 миллион акча кереме сөтчелектән кергән. Ләкин алынмаган, савылмаган сөт тә, кулланылмаган резервлар да бар әле, ди хуҗалыкның баш икътисадчысы Фәйрүзә Сәгыйтдинова. Сөткә бәяләр төшү дә тез астына нык сукты,  “Кызыл юл” да  шул  исәптән аена 3 миллионнан артык акча югалта. Тик дәүләтнең сәясәтенә генә бирешә торган түгел инде хәзер кызыл юллылар. Ничек тә җаен табалар, алга атлыйлар. Шуңа да районнан килгән вәкил – Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары  Наил Сабирҗанов хезмәт кешесен эш һәм уңай хезмәт хакы ( уртача хезмәт хакын 23, 5 мең сум диделәр З.Ш.)  белән тәэмин иткән җитәкчегә һәм дә булдыклы, уңган егетләргә-кызларга рәхмәтен белдерде. “Үтемле, алдынгы, әйдәп баручы, һәрдаим яңарыш белән яшәүчеләр сез кызылюллылар, – диде ул үз чыгышында. – Эш урыннарыгызда һәрчак тәртип. Хезмәтегезгә намуслы карыйсыз. Хезмәтегез район өчен зур әһәмияткә ия,  рәхмәт сезгә. Алга таба да уңышлы хезмәт көннәре, сәламәтлек телим”. Көн тәртибенә авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтхановның да чыгышы кертелгән иде, авыл башлыгы үзара салым акчасын җыеп бетерүнең мөһимлеген аңлатты, 1 марттан дача амнистиясе бетәчәге турында хәбәр итте, урамда бәйсез йөргән этләргә тукталды. Җыелыш бик җанлы, мәгънәле барды, юбилярларга Мактау таныклыклары,  Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды,  тырышып эшләгәннәр премияләргә лаек булды, сорау бирүчеләр дә җаваплы булып кайтып китте. Ә кичен хуҗалык хезмәтчәннәренә багышлап танылган җырчы Ришат Төхфәтуллин концерт куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чутай авылы

2
X