Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авылда... эш өсте

Авылда, анысы, кайчан карасаң да эш өсте бит, дияр кайберәүләр. Бу да дөрес. Әмма көзнең менә шушы чорында ул аеруча күп.

Үз йорты белән торучыларга, билгеле. Печән җирләреннән өченче кат уңышны җыеп алырга, җиләк-җимеш-яшелчә бакчаларын чистартырга, тирес-черемә кертергә, сукаларга-китмәннәргә... тагын әллә нәрсәләр эшләргә кирәк. Җитеш кенә.
Ә бит аларның берсен дә чиратка куеп булмый. Барысын да аяз торган көзге көннәрдә эшләп калырга кирәк. Язын әле бүген өлгермәсәм, иртәгә дә кояшлы матур көннәр булыр дип көтеп була, ә көзен һәр кояшлы көн азаккысыдыр кебек тоела.
Хуҗабикәләргә исә әле кәбестә, кишер, чөгендер, помидордан салаттыр, башкасын эшләү дә өстәлә.
Кыскасы, бу атнада - әбиләр чуагында гаилә белән көзге табигатькә - авылдан ерак түгел булган каенлыкка барырбыз дигән өметләр тагын чынга ашмады...
Фото: http://ludmilahan.blogspot.ru/2013/10/4.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250