Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач хуҗалыклары язгы чәчүгә әзер, ләкин ... (фото)

6 апрель көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Ногманов Ринат Мидхәтович белән Габбосов Илнар Хатипович килеп, районда язгы чәчүгә әзерлекне тикшерде.

Шул уңайдан, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында "Яңа тормыш", "Борнак", "Арбор", "Сосна" хуҗалыкларында чәчүгә әзерлекне тикшерүләр узды.
Орлыкларның сакланышына, машина-тракторларның һәм тагылма агрегатларның төзеклегенә, әзерлегенә, амбар хуҗалыкларында орлыкларның сакланышына, хезмәтне саклау чараларының үтәлешенә, техосмотр, хезмәткәрләргә үткәрелгән инструктажларга, документация алып бару тәртибенә, куелган таләпләрнең башкарылуына, коллективта эшнең ни дәрәҗәдә оештырылуына игътибар бирелде.
"Яңа тормыш" хуҗалыгында чәчүгә әзерлекне тикшергәннән соң, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженерлык техникасы белән тәэмин итү бүлеге мөдире Илнар Габбассов: "Паркка тәртип кертәсе бар. Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларын үтәү буенча да кимчелеләрне төзәтеп бетерергә кирәк. Инсруктажлар журналы тегеп куелган, мөхере сугылган булырга тиеш. Киләчәктә иске, таушалып беткән журналны саклауга куеп, яңасын башларга, тиешле барлык таләпләрне дә җиренә җиткереп үтәү кирәк. Ә техника әзерлегенә килгәндә, әзерлек начар түгел. Хезмәткәрләр үз урыннарында, эш оештырылганлыгы күренә", дип бәя бирде.
Әлеге киңәш-тәкъдимнәр, күрсәтмәләр райондагы барлык хуҗалыкларда да бердәй үтәлергә тиеш, дип кисәтте.
"Борнак" элеккеге Чапаев исемендәге күмәк хуҗалыгы, биредә 1976-1978 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтовның ветеринария табибы булып эшләве, шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллинның җитәкчелек иткән чорлары белән дә тарихка кереп калган дәрәҗәле хуҗалык. Бүгенге көндә биредә Рәфкать Нәкыйп улы Нәҗипов җитәкчелек итә.
Әлеге хуҗалык турында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге әйдәүче киңәшчесе, Ринат Ногманов хуҗалык җитәкчесенә сортларны яңартуга өстенлек бирергә кирәклегенә басым ясады. Язгы чәчәүгә әзерләп, бер рәткә тезеп куелган чәчкечләрнең, тагылма агрегатларның төзеклеген уңай бәяләде. Биредә документация ягыннан кимчелекләр күзәтелмәде. "Шушы рәвешле эшегезне дәвам итегез, уңышлар телим", диде министрлык вәкиле.
"Арбор"да исә механизаторлар өчен барлык шартлар да тиешле дәрәҗәдә үтәлгән. Хәтта башка хуҗалыклардан аермалы буларак, мезанизаторлар өчен махсус яңа бина да булдырылган. Узган ел биредәге машина-трактор паркында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы нигезендә капиталь ремонт эшләре башкарылган. Паркның түбәсе алмаштырылган, электр һәм җылылык системасы тулысы белән яңартылган. Шул уңайдан, парк эчендә махсус мич тә урнаштырылган.
"Бу үз чиратында, ягулык өчен чыгымнарны экономияләүдә бик нык ярдәм итте", дип белдерде хуҗалыкның җитәкчесе Хәмит Баязитов.
Хезмәт кешесенә хөрмәт барлыгы сизелеп тора. Бар җирдә дә тәртип. Ремонт эшләрен башкарган эшчеләр өчен янәшәдә генә кул юу, душ, кием алмашу бүлмәләре дә бар.
"Техника ремонты сыйфатлы башкарыла. Әйдә ярарга, дип түгел, ә чын күңел биреп эшлиләр дип, бәяләделәр комиссия әгъзалары Т-150К тракторын яңартуларын күргәч. Хуҗалыкта озак еллар хезмәт иткән тракторның запас частьларын алмаштырып, кабинасын ачык зәңгәр төскә буяп, "өр-яңа" итеп куйганнар. Мондый яңа тракторның бәясе 4 миллион 500 мең сум чамасына төшәр иде, ә без үзебезнең тырышлык белән 1,5 миллион сумга сыешып, искене тазартырга булдык, акчаны янга калдырдык, ди җәмгыятьнең баш инженеры. Әлеге тракторны Игорь Кумаев иярләячәк. "Хуҗалыкта өченче сезон гына эшлим әле, еллар уңышлы килә күрсен дә, чәчүләрне әйбәт кенә башкарып чыгарга язсын!" дип тели ул.
"Сосна" хуҗалыгы, әлеге җирлек - Ринат Мидхәт улы Ногмановның туган авылы. Биредә аңа бар кеше, һәрбер нәрсә таныш. Авылдашлары аны хөрмәт белән сәламләделәр. Парк, мастерскойларда булганнан соң, документацияләр белән танышкач, язгы кыр эшләренә, чәчү чорына әзерлекне югары бәяләде Ринат Мидхәтович.
- Язгы чәчү эшләренә әйбәт кенә керешеп китүегезне телим. Чәчү арты терлек азыгы әзерләү эшенә керешәсез, ул тәмамланырга да өлгерми уңышны җыйнап алу чоры килеп җитә. Авыл хуҗалыгы, әйтерсәң лә, бер конвейр сыман - бер-бер артлы эш төрләре яңарып кына тора. Иң мөһиме, югалтуларсыз, хәвеф-хәтәрләрсез эшләргә насыйп булсын!" диде ул авылдашларына ихластан.
"Балтач - авыл хуҗалыгы районы буларак, сездә халык тырыш, эшли белә. Өлкән яшьтәге баш инженерлар тәҗрибә ягыннан алдырса, арада яшьләр дә бар, алар да эш тәртибен белергә, өйрәнергә тырыша, үз вазыйфаларына җаваплы карыйлар. Молодцы!" дип мактап узды, тикшерүләргә уңай бәя биреп, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Агросәнәгать комплексын инженерлык техникасы белән тәэмин итү бүлеге мөдире Илнар Габбассов.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250