Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач районы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән рейтингта беренче унлыкта

Шушы көннәрдә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2014 елның икътисади күрсәткечләре буенча әзерләнгән районнар рейтингын тәкъдим итте. Узып баручы ел нәтиҗәләре буенча төзелгән шундый ук исемлек 2016 елга район һәм хуҗалыклар өчен бюджет акчалары күләмен билгеләргә ярдәм итәчәк.

Билгеле булганча, 2016 елдан башлап Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын һәр хуҗалыкка тигез итеп бүлү системасы эшләүдән туктый. "Кем эшләми - шул ашамый" дигәндәй, киләсе елдан башлап уңышлы эшләүче хуҗалыкларга бюджет ярдәме бермә-бер артачак. Аның төгәл күләмен билгеләргә махсус рейтинг ярдәм итәчәк.

- Бу рейтингка керем буенча күрсәткечләрне кертү юкка түгел, билгеле. Ник дигәндә, хәзерге вакытта хуҗалыклар алдындагы иң мөһим бурычларның берсе: продукция җитештерү генә түгел, ә аны сата белү. Уңышлы эшләүче җитәкчеләр һәрвакыт яңа базарлар эзләү белән мәшгуль. Алар бер урында таптанмый. Әтнә, Балтач, Тукай, Кукмара районнары - әнә шундыйлардан. Аларның сөрүлек җирләре, башка районнар белән чагыштырганда, 1,5-2 тапкырга нәтиҗәлерәк эшли. Рейтингның гомуми нәтиҗәләренә килгәндә, Тукай, Әтнә, Балтач, Актаныш, Саба һәм Кукмара районнары алдынгы урынны били. Шунысын искәртү мөһим: хәтерләсәгез, әлеге районнар игенчелек һәм терлекчелек буенча да беренче унлыкка эләккән иде, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250