Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач районында терлекчелек өлкәсендә әле барлык мөмкинлекләр дә файдаланылмый

Арбор хуҗалыгы терлекчелек фермасы соңгы вакытларда моның кадәр күп һәм төрле-төрле җиңел машиналарны күптән җыйганы юк иде дип беләм.

Ял көне булуга карамастан район хуҗалык рәисләре, терлекчелек буенча баш белгечләр, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре иртән бу фермага Арбор хуҗалыгының терлекчелек өлкәсендә эшчәнлеге белән танышырга килделәр.
Арбор хуҗалыгы зур булмаса да, терлекчелек һәм игенчелек юнәлешендә соңгы елларда тотрыклы эшләп килә. Дөрес, әле алдынгы хуҗалыклар рәтендә түгел, әммә бер яктан икенче якка сикерми, талгын гына үз юллары белән атлыйлар.
Фермаларның гомүми торышы, аларның кышка әзерлеге буенча да фикерләр уңай. Шул ук вакытта, моның кадәр белгечләр килгәндә, әзерлек эшләрен югарырак дәрәҗәдә башкарырга мөмкин иде, дигән фикерләр дә яңгырады.
Соңыннан, Арбор авылы мәдәният йортында районда терлекчелекнең 8 айда торышына анализ ясалды, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренең информациясе тыңланды.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең йомгаклау сүзендә эшләнгән эшләргә бәя биреп, терлекчелек өлкәсендә әле файдаланылмаган мөмкинлекләр күп һәм җибәрелгән кимчелекләрне төзәтү буенча урыннарда көндәлек эш алып барылырга тиеш, дип ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250