Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачны Президент каршында мактадылар

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре икенче урында...

Республикада сөт җитештерүнеӊ 2 айлык нәтиҗәләре билгеле булды. Анда Балтач районы алдынгы урыннарда.

9 март рәсми төстә ял дип игълан ителсә дә, күп кенә дәүләт һәм муниципаль органнарында бүген эш көне булды. Республика Президенты Рөстәм Миӊнеханов традицион шимбә видеокиӊәшмәсен бүген уздырды. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министры Марат Әхмәтов районнарда яӊа елда ике ай эчендә терлекчелек тармагындагы эш барышы турында чыгыш ясады. Республиканыӊ төньяк районнарыныӊ, шул исәптән безнеӊ Балтач районының сөт җитештерү һәм савуда нәтиҗәле эшләве билгеләп үтелде. Ике айда иӊ күп сөт җитештерүче булып безнеӊ күршеләребез Кукмара районы танылды, алар 14 меӊ тонна сөт җитештергәннәр. Ә Балтач районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре икенче урында баралар, безнеӊ районда җитештерелгән сөт күләме 12 меӊ тонна. Бу узган елныӊ шул чоры белән чагыштырганда 10 процент үсеш, дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек