Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта иҗат бәйгеләре иртәдән ярминкә белән башлана (фото)

Бүген "Кызыл юл" хуҗалыгы Чепьяда ярминкә уздырды.

Мәгълүм булганча, Нөнәгәр авыл җирлеге үзешчәннәре бүген - 17 гыйнварда Чепья мәдәният йортында "ХЕЗМӘТЕМ ҺӘМ ҖЫР-МОҢНАРЫМ, БАЛТАЧЫМ, СИҢА БАГЫШЛАНА!" дип исемләнгәнгән районкүләм иҗат бәйгесендә катнаша. Шул уңайдан, иртәнге сәгатьләрдән бирле Чепья үзәгендә ярминкә гөрләде. Биредә "Кызыл юл" җәмгыяте авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итте. Нигездә, салам, печән, ашлык, сөт яхшы сатылды.
Алга таба да бу ярминкәләр дәвамлы булачак. Чепья зонасына беркетелгән авыл җирлекләре Чепьяда Яңа ел бәйрме була торган мәйданда, Балтач зонасында концерт куючылар - "Эльдорадо" кибете (элеккеге "Шушма" рестораны бинасы) каршындагы мәйданда сату итәчәк.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан билгеләнгән махсус комиссия ярминкәләргә бәя бирәчәк. Иң югары бәя 7 балл белән билгеләнә.
Концерт куеласы көнне ярминкәләр уздыру районыбыз өчен яңалык булып тора. Шул сәбәпле җирлектәге халык әлегә белеп бетерми.

Авыл җирлеге башлыклары тарафыннан белдерүләр бирүне, игъланнар куюны оештырып бетерү сорала. Халык бер белеп алгач, көтеп ала, яратып йөри башлый.
Ярминкәләр иртәнге сәгать 8.00дән эшли башлый, мәдәният йортында күргәзмәләр 18.00 сәгатьтә ачыла, ә концерт 19.00 сәгатьтә башлана.
Чепья мәдәният йортына рәхим итегез!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250