Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта сыер акча эшли

Райондагы шәхси хуҗалыкларда 2014нче елның 1нче гыйнварена 5030 сыер исәпләнсә, 2015нче елның шушы чорына ул 5147 баш булды.Ә быелның 1нче июленә 5453 баш исәпкә алынды.

Авылда сыер асрау һаман да гаиләнең өстәмә керем чыганагы булып кала. Узган ел 1нче июльгә шәхси хуҗалыклар 6600 тонна сөт тапшырган булсалар, быел шушы чорга 7696 тонна тапшырдылар. Зачет авырлыгына күчергәч, ул 8410 тонна тәшкил итте. Сыер асрап, сөт сатып быел ярты елда район халкы 132 миллион 500 мең сумга якын акча эшләгән. Түгәрәкләп алганда, районда яшәүче 34000 кешенең һәркайсына 4000әр сум туры килә. Әле монда сыер асраучылар үз гаиләләрендә кулланган, турыдын-туры эчке базарга чыгарган продукция керми. Шәхси хуҗалыкларда сыерларның баш саны артуы авыл кешесенең моның ише анализларны үзе дә ясап торганлыгын сөйли. Районның кайсы төбәгендә күпме сыер бар икән соң? Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсендә бу хакта да мәгълүматлар бар. Саннарның беренчесе - 2014нче, икенчесе - 2015нче елның 1нче гыйнварена, өченчесе - 2015нче елның 1нче июленә җирле үзидарәләр буенча шәхси хуҗалыкларда булган сыерлар саны.
Куныр
590
626
674
Карадуган
401
452
486
Чепья
419
418
433
Югары Субаш
327
338
380
Урта Көшкәт
287
314
326
Норма
284
297
307
Смәел
248
277
302
Сосна
281
270
285
Салавыч
264
261
281
Шеңшеӊәр
276
270
280
Нөнәгәр
265
265
279
Пыжмара
270
261
261
Бөрбаш
261
252
256
Яңгул
232
236
242
Шубан
212
210
226
Кече Лызи
164
174
190
Борнак
126
114
137
Балтач
123
112
108
Район буенча
5030
5147
5453

Мәшәкате зур булса да, сыер асрауның файдасы бар. Гаилә сөт-майдан өзелми. Сөт сатудан кергән акча сыерга азык алырга җитә. Печәнен дә, фуражын да китереп бирәләр хәзер. Әле ел саен бозавы була. Ит сатып аласы юк, ди Балтачта яшәүче Әлнур Якупов. Быел бер сыерга бирелә торган субцидия акчасы 3000 сумга җиткерелде. Райондагы 20 җәмгыятьнең барысы да хәзер ашлыгын да, печәнен дә иркен сата. Иренмә генә.

Рафис Вәлиев, Хәлил Нәкыйпов.
Фото: http://funzoo.ru/photo/page/3/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250