Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Барлык җир бергә өлгерсә... яки кырлар көтә (фото)

Барыбыз да белә: соңгы елларда бер генә сынамыш та, синоптикларның бер генә фаразы да туры килми - табигать үз кануннары, үз капризлары белән яши һәм, әйтерсең, безгә өстенлеген күрсәтергә тели.

Көз башында ук аномаль салкын кыш килә дип куркыттылар, шөкер, кары да, җылысы да, салкыны да булган гап-гадәти кыш булды. Кыш урталары җиткәндә инде быел яз бик тә иртә киләчәк дип ышандырырга тырыштылар. Юк, монысы да бушка булды - яз да үз вакытында килде, әле тартыла-сузыла, беркадәр соңгарак та кала шикелле. Мәгълүм җырдагыча, табигатьтә начар һава торышы юк (русчасы бик матур - у природы нет плохой погоды) дисәк тә, игенчеләребез өчен андагы һәр үзгәреш, һәр борылыш зур мәгънәгә ия һәм аларның һәркайсының үз вакытында, кирәк кадәрле булуы да бик мөһим шул. Яңа уңышка мулдан өметләнер өчен көздән башлап, урак тәмамланганчыга кадәрге чорга кагыла бу кадәресе. Шуңа да, язгы кыр эшләре менә-менә башлана дип көткән чакта район авыл хуҗалыгы идарәсенең бүлек башлыгы Мәсхүт ГАРИПОВ белән әңгәмәбезне нәкъ менә үткән көздән башладык.
- Көз безнең өчен бик әйбәт килде, - диде ул. - Яңгырлар күп яуды. Безнең яклар өчен туфракның бер метрында көзен дымлылык запасы 156-160мм булса, норма санала, ә бездә ул 185мм булды, бу бик әйбәт. Шулай да көз ахыры-кыш башының бер минусы булды, җир юньләп туңарга өлгермәде, кар яуды. Аңа кадәр җирдә туң 10-15 сантиметр булса, игенче өчен шәбрәк буласы иде. Шулай ук бозлы яңгырлар нәтиҗәсендә уҗымнарның боз белән каплануы да шактый куркытты. Беренче карашка уҗымнар әйбәт кенә кышлаган кебек, ямь-яшел булып утыралар, бигрәк тә көзге бодай басулары өметле күренә, арыш уҗымнары гына бераз чигенкерәк кебек. "Бөрбаш", "Игенче", "Алга", "Дуслык" хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләре бездә барысы да әйбәт дип сөендерде. Гомумән, беренче күзәтүләрдән районда бик аз участокларда гына бозасы, өстәп чәчәсе бар кебек күренә. Әмма әлегә ниндидер нәтиҗәләр ясарга иртәрәк, чөнки көннәр салкын тору сәбәпле, уҗымнарда үзгәреш юк, үсеп китәчәкләрме, билгесез.
- Безгә, гади авыл кешесенә, быелгы кыш та бик әйбәт килде шикелле. Игенчеләребез дә шундый фикердәме? Ә яз елдагыдан соңга калды түгелме инде?
- Дөрестән дә, кыш алдагы еллар кебек булмады. Февраль ахыры март башларында ук җылытуны исәпкә алмаганда, башкасы бик әйбәт булды. Язны да тиешенчә килә дип саныйбыз. Җирдә туң юк, кар сулары сеңеп бара. Яңгырлар яуганга, күпчелек хуҗалыкларда барлык җирләр кардан берьюлы арчылды. Менә монысы быелгы язның, язгы кыр эшләренең төп үзенчәлеге булачак инде. Чөнки көннәр җылытып җибәрсә, барлык җирләр берьюлы өлгерәчәк. Бөтен техникалар, тагылма агрегатлар... - барысы да беренче көнгә үк йөз процент әзер булырга һәм язгы кыр эшләренең берсен дә чиратка куймыйча, бик оешкан төстә һәм бик кыска срокта эшләргә тиеш булабыз дигән сүз бу. Әле басулар төрлечә өлгергән елларда да шулай ди идек, быел исә икеләтә-өчләтә тырышырга кирәк булачак.
- Район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген ничек бәяләр идегез?
- Гомумән алганда начар түгел. Техникалар, кадрлар, чәчүлек орлык... барысы да тәртиптә кебек. Авыл хуҗалыгы машиналары шактый яңартылды, сукалар, асылмалы тырмалар алынды, башкалары ремонтланды. Ашлама туплау белән дә абсолют хуҗалыклар начар эшләмәде, Тукай исемендәге, "Уңыш"та авыррак барса, "Сорнай", "Борнак", "Активист", "Игенче"дә әлегә район җитәкчелеге билгеләгән күләмнән кимрәк. Чәчүлек орлыкка килгәндә алар җитәрлек, бүген аларны "уяту" процедуралары башланды. Бу бик әһәмиятле, тишелешне яхшырта торган чара, "Кама" хуҗалыгында берничә ел инде бу уңайдан бик әйбәт эшлиләр, нәтиҗәсе дә күз алдында.
- Быел нинди культураларга өстенлек биреләчәк?
- Соңгы елларда бездә болай да инде азык культураларына басым ясала иде. Быел инде бу мәҗбүрият, чөнки күпчелек хуҗалыклар бу кышлатуны запассыз чыктылар.
- Бәрәңгедән ваз кичеп бетердекме инде?
- Юк әле, "Татарстан", Тимирязев исемендәге, "Бөрбаш", "Игенче" хуҗалыклары быел да утыртырга ниятли.
- Кырга чыгуның конкрет көне билгелеме?
- Хуҗалыклар уҗымнарны тукландыруга кереште, барлык техникалар әзерлек сызыгына куелган инде, калганы табигать шартларыннан бәйле.
Без исә барысы да хәерле булсын, иртә яздан кара көзгә кадәр районыбыз кырларында хезмәт куячак һәркемгә уңышлар юлдаш булсын, уртак тырышлык көзләрдә бәрәкәтле муллык, матур нәтиҗәләр белән сөендерсен дип телибез.

Районның берничә хуҗалыгы уҗым басуларын тукландыруга кереште. Кырларыбызда заманча, куәтле техникалар белән бергә, "Дуслык"тагы кебек, үзебезнең механизаторларыбызның «иҗат җимеше» булган, үзгәртеп корылган, яраклаштырылган техникалар да (рәсемдә) эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250