Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Башкаларга акча кирәк түгелдер

Районда терлекчелек буенча 2016 елга нәтиҗәләр ясаганда, район башлыгы Рамил Нотфуллин, «кайбер хуҗалыкларның сөтчелек буенча эш күрсәткечләрен чагыштырганда, алына торган керем хуҗалыкларга түгел, ә безгә күбрәк кирәк шикелле тоела», дигән иде.

Ә бит саннарны караганда, дөрестән дә күп кенә күмәк хужалыклар бүгенге көндә үз мөмкинлекләренә караганда күпкә ким эшлиләр. Бары алты хуҗалык - «Татарстан», «Дуслык», Тимирязев исемендәге, «Игенче», «Кызыл юл», «Смәел» хужалыклары гына көн саен 15 000-10 000 килограмм сөт тапшыра. Ә бит мондый үрләрне яуларга мөмкинлекләре зур булган хужалыклар саны дистәгә якын. «Бөрбаш», «Яңа тормыш», «Маяк», «Сосна», «Сорнай», «Кама» хужалыкларының терлекчелектә ныклы азык базалары, кадрлары һәм башка күп төрле алшартлары җитәрлек. Җәй көне арзанлы сөт сатканчы, тырышып, бәлки кышкы чорда күләме аз булса да кыйммәт бәягә сөтне сату отышлы булмасмы икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250