Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Беренче 1000 тонна ашлыкны «Кызыл юл»лылар суктырып алды

Яңа уңыштан беренче 1000 тонна ашлыкны «Кызыл юл» хуҗалыгы механизаторлары суктырып алды.

Биредә 3нче авгуска амбарга кайткан ашлык 1065 тонна тәшкил итте. Икенче-өченче урыннарда Тимирязев исемендәге һәм «Игенче» хуҗалыклары - беренчесендә 975, икенчесендә 957 тонна кайтты.
«Дуслык»та да алардан калышмыйлар - кайтарган ашлыклары 924 тонна. Алардан соң амбарларына 600әр тоннадан артык бөртек суктырып озаткан «Сорнай», «Сосна», «Кама», «Бөрбаш», «Маяк» хуҗалыклары комбайнчылары килә.
Иң азы - 41 һәм 91 тонна «Уңыш» белән Тукай исемендәге хуҗалыкта. 3нче августка район буенча беренче 10000 тонна ашлык кайтты, хәзер амбарларда 10300 тонна запас бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250