Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бүген Бөрбаш уңганнары ярминкә итте, кичен сәхнә тота (+фото)

"Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана!" дигән районкүләм сәнгать бәйгесе кысаларында халык ярминкәгә дә кинәнде, мәдәният дөньясында да кайный, үзешчәннәр концерты да тулы заллар белән үтә. Үзеңнеке һәрчак үзәктә шул, күргәзмәсен дә дикъкать белән карыйсың, җыр-моңнар да җанга якын, ярминкәләр дә гөрләп уза.

Бөрбашлылар көндез «Эльдорадо» кибете каршында сату итте, итләре дә үтте, бөртеклеләре дә калмады, печән-салам да сатылып бетте. Кичен алар үзләренең җыр-моң сөюче үзешчәннәре белән сәхнә тотачак, Бөрбашта сәнгатькә гашыйк кешеләр бик күп, концертка килүчеләр һич кенә дә үкенмәячәк.
Ә инде бүген солы беткән, арпа калмаган, печән кирәк иде, дип кәефсезләнеп йөргән апаларга, алга таба кайсы авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре ярминкәгә килә, шуларның чираттагы графигын тәкъдим итәбез. Субаш - 11 март, Сосна - 19 март, Борнак - 25 март, Карадуган - 31 март, ә Балтач шәһәр җирлеге 4 апрель көнне ярминкә оештырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250