Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бистәдә ярминкә гөрләде (фото)

Бүген бистә үзәгендә ярминкә гөрләде. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, авыл җирлекләре катнашында узган кышкы ярминкә шаулап-гөрләп башланып китте.

Алдынгылар слеты уңаеннан махсус оешырылган әлеге ярминкә үзе бер бәйрәм төсмере алган иде. Сәүдә нокталарындагы күңелле шау-шулар, дәртле музыка, үлчәүләр шыгырдавы... мәйданга бәйрәм халәте тарата иде бу мизгелдә. Исемнәре газетабызның җомга санында басылып чыккан алдынгы хезмәтчәннәрне очраткан таныш-белешләре аларны ихластан котлавын, һәркайсының "Бәйрәм белән!" дип сәламләүләрен күрү дә ниндидер бер рәхәтлек бирә иде.

Иртәнге сәгатьләрдән үк халык бик актив булды. Сатуда авыл хуҗалыгы продукциясе белән беррәттән, шәхси хуҗалык товарлары белән сату итүчеләр дә шактый иде. Сатып алучылар арасында күпчелек чиратлар ит сатучылар янында тезелгән иде. Бозау ите 210-240 сумга сатылды. Ашлык, печән-салам, бәрәңге белән сатып итүчеләр дә яхшы гына табыш алгандыр, мөгаен. Бал, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт һәм камыр ризыкларын да халык яратып сатып алды. Ярминкәгә бистә халкы гына түгел, авыллардан да килгәннәр иде. Бүген шулай ук Чепья авылында да ярминкә булды. Бүгенге ярминкәдә катнашып, кышкы суыкта халыкка хезмәт күрсәткән һәр оешма хезмәткәренә һәм хуҗалык ияләренә рәхмәт белдерәбез.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250