Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Болай да эшләп була

икән, диделәр район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш зоотехниклары районның өч хуҗалыгында үткәрелгән семинарда булып, алардагы фермалар белән танышкач.

«Игенче»дә таналар өчен торак төзеп файдалануга тапшырылган. Ул 400 башка исәпләнгән, терлекләр бәйләмичә тотыла. Бөтен эш механикалаштырылган, азыкны трактор кертә.
«Бөрбаш» хуҗалыгының Аландагы абзары «Игенче»некеннән кайтышрак булса да, терлекләр өчен дә, аларны тәрбияләүчеләр өчен дә бик уңайлы. Ул 200 башка исәпләнгән, төзү өчен чыгымнар «Игенче»некеннән шактый ким тотылган. Азык кертү, тирес чыгару кебек эшләрне артык мәшәкатьләрсез башкару өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.
«Труд» хуҗалыгының Мельничная фермасында сыерларны бозаулату бүлеге күпләр өчен үрнәк булып тора. Эш Красноярский алымы буенча оештырылган. Сыерларны бүлеккә бозаулар алдыннан, сөт бирүдән туктагач кертәләр, бәйләмичә тоталар. Шушында ук читлекләр ясап куелган, сыерлар бозаулагач та бозауларны шунда күчерәләр.
Семинарны муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды һәм биредә күрсәтелгән тәҗрибәләр буенча эш оештыру буенча конкрет бурычларны билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250