Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бозауларны кечкенәләрем дип яратучы Тәэминә

Кили фермасында ике айга кадәрге бозаулар тәрбияләүче Тәэминә Гарифуллина үз эшен яратып, намус белән башкаручылардан.

- Кечкенәләрем минем, апагыз килде, тамагыгыз ачкандыр, әйдә ашап алыгыз, - дип һәркөн иртән үзенчә сәламләп, кечкенә бозаулар арасына кереп югала ул.

Тәэминә ханым көндәлек Пүскәннән килеп эшли икән. Күңел биреп эшләгәндә күрә хезмәт нәтиҗәләре дә югары. Гаилә тормышы да мактауга лаек.Тормыш иптәше Фәргать белән бер ул, бер кыз үстерәләр.Кызлары Зилә Казан хастаханәләренең берсендә эшли, уллары Нияз Казан ветеринария академиясенең соңгы курсында укый икән. Укып бетергәч, Тимирязев исемендәге җәмгыятькә эшкә кайту исәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250