Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бөрбаш фермасында бозаулар йоклаганда хәтта ут та янмый (фото)

Әллә миңа гына шулай тоелдымы… Ләкин 2 айга кадәрле бозаулар тора торган абзарга кергәч, караңгы булуына игътибар иттем. Бозаулар тук һәм рәхәтләнеп ял итәләр иде. Гадәттә мондый эштә хатын-кыз күрергә насыйп була иде, ә бу юлы ир-ат кешенең тавышланмый гына һәрбер бозау читлеген тәртипләп йөргәнен тамаша кылдым.

Сибгать Нурмиевның биредә эшли башлавына 5 ел, ә гомумән совхозга эшкә 1976 елда кайта ул, гомере буе тракторчы була. Ләкин аңа карап бер дә «тимер ат» иярләгән дип әйтеп булмый, бозауларга карата бик йомшак ул. Ир-аттан андыйны көтмәссең дә хәтта.

- Әлегә биредә 65 бозау бар, диде Сибгать ага. - Ашату, асларын чиста тоту минем төп эшем. Бозауларның рационына килгәндә, аларга сөт, солы, «зсм», кукуруз-бодай-арпа катнашмасы бирәбез, 40 көннән югарыларына печән дә ашатабыз, - ди узган ел бары тик бер генә бозау үлеме булдырган хезмәткәр. Ә бит 2015 елда үлгән бозаулар саны 23 булган.

Әлеге абзар белән янәшә сөт ташлаткан, ягъни буаз һәм «раздой» группасы сыерлары тора. Бирегә килеп керүгә үк чисталыкка игътибар иттем. Юкса, фермаларда мондый күренешкә гел тап булып тормыйсың. Әлеге чисталыкны һәм гомумән биредәге барлык эшне Рәсимә Мәхмүтова белән Алия Корбанова башкара. Алия ханымның эш стажы әле күп түгел, ә менә Рәсимә апа 1989 елдан эшли икән инде. Башта дуңгызчылыкта хезмәт куя, аннары исә, «раздой» группасында эшләвен дәвам итә. «Җитештерелгән сөтнең 40%ы «раздой» группасына туры килә. Малларга ашау миксер белән кертелә. Бозаулатуны да шушы ук кызлар башкара», дип кыскача таныштырып үтте Альберт Габдрахманов.

Әлегә уртача 14-17 мең сум хезмәт хакы алсалар, куелган планны арттырып үтәгәндә кызыксындыру чаралары да каралган. Биредә дә эш ике сменага көйләнгән. Төштән соң эшкә Зәмирә Әхмәтҗанова белән Сәлимә Мөхетдинова киләчәк иде. Әле бер ял иттерүчеләре дә бар икән - ул Алсу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250