Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Бөрбаш» хуҗалыгы җирлегендә районныӊ терлекчелек өлкәсенә нәтиҗә ясалды (+фоторепортаж)

Районыбызда күмәк хуҗалык җитәкчеләре, авыл хужалыгы белгечләре катнашында үткәрелгән төрле дәрәҗәдәге киӊәшмәләрдә яӊалыкка омтылу, терлекчелек өлкәсендә фәнни нигездә яӊа технологияләрне куллануны көн тәртибенә куеп, җитештерүне арттыру мәсьәләләләре еш искә алына. Районыбыз җирлегендә бу юнәлештә «Татарстан», «Дуслык», «Смәел», «Кызыл юл», «Бөрбаш» күмәк хужалыклары нәтиҗәле, эзлекле эш алып баралар.

Районныӊ терлекчелек өлкәсенә нәтиҗә ясаганда, «Бөрбаш» хуҗалыгы җирлегендә уздырылуныӊ сәбәпләре җитди. Хужалыкныӊ терлекчелекнеӊ һәр тармагын табышлы итү, заманча алымнарны куллану, яӊалыкларны кертү буенча башкарылган эше мактауга лаек. Бөрбашта гына түгел, хуҗалыкныӊ Алан, Бөрбаш Сәрдегәне авылларында урнашкан терлекчелек биналарын үзгәртү-яӊарту буенча сизелерлек эш башкарыла.

2016 елныӊ нәтиҗәләренә килгәндә, күкрәк киереп, зур эш башкардык, дип мактанып булмый. Дөрес, терлекчеләребез, белгечләребез һәм җитәкчеләребезнеӊ уртак тырышлыгы белән район тарихында тәүлекекә 200 тонна сөт савылды, ел буена 66 806 тонна сөт җитештерелде. Бу узган елга караганда 8 процентка күбрәк. Сөтне кулланучыларга тапшыруда да уӊай үзгәрешләр бар. Әмма, җитәкчеләре белән килешенеп, үтәргә, дип ышандырган «Игенче», «Дуслык», «Уӊыш», «Активист», «Сорнай», «Смәел», «Алга» хуҗалыкларыныӊ сөт җитештерү йөкләмәләрен үтәмәүләре бу өлкәдә эшләребез, «ал да гөл», дип әйтергә мөмкинлек бирми. Киӊәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллинныӊ, «эшлибез дә шикелле, әмма…» дип әйтеп бетермәгән фикере, нәкъ менә шул бурычларны үтәүне оештыра алмаган хуҗалык җитәкчеләре тарафына зур үпкә-киная сүзе булып яӊгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250