Хабибрахманова Раушания ханым 2 ел элек Алан фермасында терлекчеләргә ашарга пешерергә алынган.
Аӊарчы монда эшләүчеләр ферманыӊ бер кечкенә почмагында, өйләреннән алып килгән коры-сары белән, чәй кайнатып тамак ялгаганнар.
Бөрбашта хужалык балансында торган медпункт бинасы күчерелеп, яӊартылып, Алан фермасында кулланыш тапкан. Монда хәзер бар уӊайлыклар бар: ашыйм дисәӊ, ашханәсе, җыелыш үткәрим, дисәӊ залы, ял итеп алыйм, дисәӊ ике телевизор эшләп тора. Бер ашауныӊ бәясе 30 сум икән. Үзкыйммәте алай гына булмаса да, хуҗалык җитәкчелеге моны арттырырга уйламый. Пешерүчедән дә күп нәрсә тора шул, иртәнге 6га килеп, эшкә тотынырга кирәк, өйләгә кадәр ашаучыларны тукландырып, кайтып килергә юлга чыкканчы сәгать 11ләр дә була, ди Раушания ханым. Үзенеӊ хезмәтенеӊ әһәмиятен аӊлый ул, тәмле тукланган терлекченеӊ эшкә мөнәсәбәте уӊай була шул. Терлекчеләрнеӊ канәгать икәнлеге йөзләреннән күренә, дөрестән дә тәмле ашауга бар да шат.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев