Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәрәңге – икенче икмәк.

Заманында шулай дип әйтә, шулай дип яза идек. Һәм ул чыннан да шулай. «Бәрәңге генә уңа күрсен, бәрәңге булса яшәп була инде ул», - дип әти дә елга әллә ничә тапкыр кабатлый торган иде.

Әмма колхозларда 100әр гектардан да ким булмаган басуларда бәрәңге игеп, аны бөтен район халкы белән күңелле итеп алган чаклар артта калды. Илгә вагоны-вагоны белән чит илләрдән бәрәңге кертеп тутыра башладылар. Үзебезнеке сатылмады. Мәшәкате, чыгымнары зур, ә табышы юк дип күмәк хуҗалыклар аны игүне киметтеләр һәм күбесе бөтенләй дә икми башладылар.
Узган ел райондагы 20 хуҗалыкның яртысында нибары 500 гектарда бәрәңге үстерелде. Шәхси хуҗалыкларның зур күпчелеге бәрәңгене киметеп, үз участокларының яртысына һәм артыграк та итеп күпьеллык үлән чәчеп куйдылар. Украинага бәйле рәвештә илгә карата санкцияләр кулланыла башлагач, чит илләрдән бәрәңге керү дә кимеде. Димәк, яшәешебездә мөһим урын алып торган бәрәңге белән үзебезне үзебез тәэмин итәргә тиеш булабыз.
Тишексез, кутырсыз, тәмле эре бәрәңгеләрне үзебезнең җитештерүчеләр дә әйбәт кенә бәягә сатып, 2012, 2013нче елларда да шактый акча эшләделәр. Бернигә дә карамый бәрәңге игүне тотрыклы рәвештә дәвам иткән «Татарстан» хуҗалыгында узган ел да аны 130 гектарда үстерделәр. Һәм бәрәңге сатып кына да хуҗалык кассасына 9 миллион сумга якын акча керттеләр. Быел тагын шул кадәр җиргә утыртырлык яхшы сыйфатлы орлыклык бәрәңге хәзерләделәр. 80 тонналап башка хуҗалыкларга сатарлык мөмкинлекләре дә бар. Татарстанлыларның бер чиктән икенче чиккә сикермичә, планлы рәвештә эшләүләренең уңай нәтиҗәсе бу.
Тимирязев исемендәге хуҗалыкта да бәрәңге үстереп сатып акча эшләделәр. Дөрес, биредә бәрәңге басуы татарстанлыларның яртысы кадәр дә юк. Әмма бәрәңгене тамчылап сугару ысулы белән игеп, җирне һәм үсентеләрне нәкъ менә фән кушканча эшкәртеп һәм тәрбияләп кечкенә җирдән дә югары уңыш алдылар. Сугарулы басуның туфрагы көзен бәрәңгене рәхәтләнеп комбайннар белән алырлык дәрәҗәдә йомшарып беткән. Алар кечкенә генә басулардан да югары уңыш үстереп алып бәрәңгене табышлы итү мөмкинлеген күрсәттеләр.
Узган ел 10 гектарда тамчы ысулы белән сугарып үстереп, сатып миллионнан артык чиста табыш алдылар. Күпләр бәрәңгегә кул селтәгән соңгы елларда «Смәел» хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре дә файдасы юк дип бәрәңге игүне туктатмадылар. Аны үстереп сатып, ел саен хуҗалык кассасына өстәмә акча керттеләр. «Сорнай», «Бөрбаш» һәм тагын берничә хуҗалык җитәкчесе һәм белгечләре дә халкыбызның икенче икмәге булган бәрәңгене игүне дәвам итеп ялгышмадылар.
Һәм менә быел бу культураны игүгә игътибар хөкүмәт җитәкчелеге дәрәҗәсендә махсус күтәрелде. Бәрәңгегә ихтыяҗның кимегәне юк. Аны урнаштыру, сату һәм быел яз утырту өчен хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк. Быел безнең район хуҗалыклары өчен бәрәңгене кимендә 735 гектарда утырту максат итеп куелды. Иң күбе - 130 гектар «Татарстанга. «Смәел» - 70, «Игенче», Тимирязев исем, «Сорнай», «Бөрбаш», «Яңа тормыш», «Якты юл» - 50шәр, «Маяк», «Кызыл юл» - 40ар, «Дуслык», «Сосна» - 30ар, «Кама», «Активист», «Труд» - 20шәр, «Алга» - 15, Тукай исемендәге, «Борнак» хуҗалыклары 10ар гектарда игәргә планлаштыра. Беткән килеш бетсен, кабат башламыйбыз дигән ике хуҗалык та бар - «Арбор» һәм «Уңыш» җәмгыятьләре.
Максатка ирешү өчен инде бүгеннән үк утырту бәрәңгесен юнәтү хәстәрен күрергә кирәк. Ул әле 7 хуҗалыкта гына җитәрлек бар, калганнарына эзлисе. Бәрәңге утырткычларны, үсентеләрнең араларын эшкәртә, агулый торган техникаларны да хәзердән үк ремонтлап, барлап кую шарт. Бәрәңге үстерү буенча кайчандыр республикада үрнәк район булып торган чакларны искә төшереп, бәрәңге сатып акча эшләр көннәр кабат килде бугай. Монда еллар буе шөгыльләнгән эшеннән, файдасы юк дип, кинәт ваз кичмәгән хуҗалыклар тагын ота инде.
Эдуард ӘХМӘДИЕВ
Хәлил НӘКЫИПОВ
Фото: http://oproduktah.com/chem-pitatsya/ovoshhi-fruktyi-gribyi/ogorodnyie-ovoshhi-kladen-vitaminov/kartofel-vtoroj-xleb.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250