Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәрәңге казыр чак җитте

Ә бездә аны нибары ун күмәк хуҗалык үстерә. Сәбәп нидә: кирәкмиме, эшләргә теләмибезме?

Соңгы елларда район хуҗалыкларында бәрәңге игүгә мөнәсәбәт үзгәрде. Биш ел эчендә гомуми мәйдан 3000 гектардан 540 гектарга калды. Гомер бакый "икенче икмәк" дип олылап йөртелгән, ачлык елларда кешеләрне үлемнән саклап калган, ни генә дисәк тә, нинди генә чор килсә дә, авыл кешесенең төп ризыгы булып калган бәрәңге кирәк түгелме, әллә сәбәп бөтенләй башкадамы?
- Бәрәңгегә сорау да, ихтыяҗ да, бәясе дә кимеде шул. Юкса, бу төр культураны үзебездә игүнең бер дигән тәҗрибәсен булдырган, яңа технологияләр өйрәнгән, техникалар алган, шушы юнәлешкә махсуслаша башлаган хуҗалыклар да бар иде. Ел әйләнәсе бәрәңге сатып, бердән, акча эшләсәләр, икенчедән, халыкны эш белән тәэмин итү дә булды . Берничә ел рәттән рекордлы уңыш биреп, иң рентабельле культура булып та йөрде бәрәңге. "Татарстан" белән "Смәел"дә зур, заманча икешәр подвал да төзегәннәр иде, - дип сөйли район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш белгече Мәсхүт Гарипов.
Бүген районда бәрәңгене иң күп утыртучы хуҗалыклар булып та шулар калган. "Смәел"дә - 60, "Татарстан"да 140 гектарда үстерәләр. "Бөрбаш", "Игенче", Тимирязев исемендәге, "Сорнай", "Яңа тормыш", "Якты юл", "Маяк", "Сосна" хуҗалыкларында әле юк-юкта бәрәңге утырталар. Калган хуҗалыклар инде бу культурадан бөтенләй ваз кичкән. Бу исемлекне быел Тукай исемендәге хуҗалык тулыландырырган.
- Миңа калса, корылык дип, бәясе түбән дип кенә бәрәңгедән бөтенләй кул селтәү дөрес түгел, - дип үз фикерен дәвам итә Мәсхүт Гарипов. - Малмыж районындагы Чавал техникумы аны бит үткән ел да 400 гектарда үстерде. Сортлар белән дә эшлиләр, сугаралар да, заманча технологияләр дә кулланалар... - яз буе килограммын 20 сумнан бәрәңге саттылар.
Ә безнең хуҗалыклар үстерсәң дә, чүпләргә кеше юк, хәзер мәктәп баласы да кырга чыгып эшләргә риза түгел ише сәбәпләр тапканда, биредә комбайннарны эшкә җигәләр. 40 гектар бәрәңге утырсаң, бер комбайн белән рәхәтләнеп алып бетереп була, юкса. Безнекеләр комбайннарны сатып алдылар - алуын, тик нигәдер юньләп эшләтмәделәр.
Бәрәңге утыртылмаган мәйданнарда азык чөгендере үстерә башлыйбыз, дип тә вәгъдә биргәннәр иде. Нибары җиде хуҗалык шөгыльләнә, фәкать "Татарстан" һәм "Кызыл юл"да гына бу уңайдан нәтиҗәле эшлиләр.
Күңелдә исә бер сорау: бәрәңгегә мөнәсәбәт тамырдан үзгәрсә, ихтыяҗ да артып, бәя дә күтәрелсә, бу ритмга тиз генә иярә, югалтканнарны торгыза алырбызмы? Базар чорында мондый үзгәрешләр гадәти хәл бит.
Фото: http://www.o-moloke.ru/index.php?razdelID=1390&filenumber=8316

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250