Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бу елда соӊгы ярминкә

Районыбызныӊ күмәк хуҗалыклары, фермерлар Казан шәһәренеӊ Агропромпарк ярминкә мәйданында сату итте.

Шәһәр халкы бәйрәмнәрне мул табын артында үткәрсен өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ныклап әзерләнделәр, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Набиуллин. Яшелчә, ит, үрдәк-каз, иттән төрле эшләнмәләр белән базарда фермерларыбыз, шәхси эшмәкәрләребез киӊрәк сату итте, аларныӊ күбесе бу ярминкәгә алдан, махсус әзерләнделәр, яӊадан 8 күмәк хуҗалык төрле авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим итте, дип өстәде ул.
Районыбыз хезмәтчәннәре катнашкан бу елда Казандагы соӊгы ярминкә. Бәйрәм алдыннан мондый сатулар бистәдә һәм Чепьяда оештырылса да, һәрхәлдә начар булмас иде. Әмма районыбызда соӊгы оештырылган ярминкә вакытында иттән башка товарны алучылар күп булмады шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250